Сугыш ветераннарына - йорт

2013 елның 18 гыйнвары, җомга

— Барыбыз өчен дә шатлыклы көн бу, — диде муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев бүген ветераннар өчен төзелгән 30 фатирлы йортны ачу тантанасында.— Бу көнне якынайту өчен төзүчеләр көчен кызганмады, аны  сафка бастырган “ПМК 4” оешмасына зур рәхмәт”. Фаил Мисбах улы, шулай ук, февраль аенда сугыш ветераннары өчен төзелгән тагын 25 шәхси йортның ачкычларын ияләренә  тапшырачакларын белдерде.

Тантанада катнашкан ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин ветераннарны, аларның якыннарын әлеге истәлекле бәйрәм белән котлады: “Әлбәттә, Бөек Ватан сугышында илебезне саклаганнарга мондый хөрмәт-ихтирам элегрәк кирәк иде. Бу программаның кабул ителүендә Татарстан Республикасының беренче Президенты, сезнең якташыгыз Миңтимер Шәймиевнең өлеше бик зур. 2005 елда ук ул Россия Президентына россиялеләрнең , шул исәптән, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын кабул итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать иткән иде. Бүгенге көнгә Татарстанда 19 меңгә якын сугыш ветеранының әлеге программа нигезендә торак шартларын яхшыртуга ирештек”, - диде Тәлгать Мидхәт улы.

Тантанада күп еллар намуслы хезмәте өчен “ПМК4” оешмасы прорабы Марат Шакиров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Соңыннан Т.Абдуллин һәм Ф.Камаев сугыш ветераны, Чуракай авылыннан Әхәт Суфиевның фатирында булдылар, яңа йорт белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International