Яңа ел яллары чорында районыбыз укучылары арасында Кыш бабай призына төрле спорт бәйгеләре оештыру инде күптән күркәм традициягә әверелде. Шул нисбәттән, 8 январь көнне “Иман” спорт комплесында яшь көрәшчеләрнең шәхси һәм команда беренчелегенә Яңа ел турниры оештырылды. Турнирны ачу тантанасына килгән район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев спортчыларны сәламләп, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Турнирда урта мәктәпләрдән 12, төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән 14 команда – барысы 101 көрәшче катнашты. Урта мәктәпләр арасында беренчелекне Актаныш 1 санлы мәктәбе яулады. II урында – Пучы, III урында – кадет мәктәпләре. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында иң көчле команда булып Иске Богады мәктәбе көрәшчеләре танылды. II урында – Иске Кормаш, III урында – Чалманарат мәктәпләре.
Үз авырлык үлчәмендә батыр калган көрәшчеләр:
Заһит Шәйхәйдәров (Тат.Суыксу),
Илназ Шәмсиев (Пучы),
Айнур Мирзаянов (1 санлы Актаныш мәктәбе),
Рәзил Галиев (кадет мәктәбе),
Айбулат Гобәев (кадет мәктәбе),
Айгиз Юзкәев (1 санлы Актаныш мәктәбе),
Илдус Сафиуллин (Иске Богады),
Риман Ханов (ПЛ-80),
Алгиз Исмәгыйлов (1 санлы Актаныш мәктәбе),
Илдар Рәхмәтуллин (1 санлы Актаныш мәктәбе),
Айназ Тимиров (ПЛ-80),
Илмир Хафизов (Югары Яхшый),
Рәмис Мөхәммәтҗанов (Яңа Әлем).
Призлы урыннарга ия булган бар көрәшчеләргә Кыш Бабай һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Шәмсунова Мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.