Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан бүген «Нур Баян исемендәге» хуҗалыкта гамәли семинар узды. Хуҗалыкларның бозау караудагы терлекчеләре, мал табиблары, зоотехниклар катнашкан бу чарага авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов җитәкчелек итте.
Яңа туган бозауларны әниләре сөтен алыштырырдай туклыклы азык белән тукландыру бу хуҗалыкта 900 мең сумга төшкән “Кормомама” дип аталган аппарат ярдәмендә башкарыла. Әлеге күренеш алдагы семинарда һәркем өчен заманына тәңгәл яңалык буларак тәкъдим ителгән иде инде. Бүген кабат ул хакта сүз кузгаттылар. Шулай ук, “Нур Баян исемендәге” ҖЧҖ үрнәгендә башка хуҗалыкларда да сөтүткәргечләр, саву заллары белән тәэмин итү бурычы куелды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.Харисов гамәли семинарны йомгаклап, “2012 елдан Россия дәүләте Бөтендөнья сәүдә оешмасына керде, димәк, товарлар сыйфат ягыннан бар критерийларга туры килергә тиеш. Шуңа күрә без бу 2013 елны авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында сыйфат елы дип игълан итәбез”, -дип белдерде.