Терлекчелек тармагына багышлап һәр атнаны нинди дә булса хуҗалыкта үткәрелүче семинар-киңәшмәләр үткәрү районыбызда инде күптән гадәткә кергән. Бүген шундый чараның чираттагысы һәр өлкәдә тәртип-яңалыкка омтылу, җаваплы караш өстенлек иткән “Ташкын” хуҗалыгында район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә узды.
Мәүлид кичәсендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, шулай ук бу кичне булган могҗизалы хәлләр турында әңгәмәләр уздыру саваплы эшләрдән санала.
Районыбызда һәр яңа ел башында борылып артка карап, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты уздырыла. Бүген әлеге күркәм чара район мәдәният сараенда үтте.
Чишмә авылында яшәүче Зөһедия Зиятдин кызы Закировага 21 январь көнне 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде һәм Зөһедия әбигә РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.
Тарих буенча Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасының региональ этабында Актаныш гуманитар гимназия-интернатының IX сыйныф укучысы Айдар Шәйхин (укытучысы Миләүшә Абдуллина) җиңүче дип табылды.
Район башкарма комитеты яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы һәм шахмат буенча Чемпионат уздырылу турында хәбәр итә.
“Лачын” боз спорт сараенда 19 январь көнне 1998 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә хоккей ярышлары узды. Боз өстендә Актанышның “Лачын” һәм Лениногорск шәһәренең “Нефтяник” төркемнәре очрашты. Уен килгән көндәшләр файдасына, 10:2 исәбе белән төгәлләнде.
А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына Бөтенроссия яшь хоккейчылары бәйгеләренең Республика турнирында Актанышның 2002 елгы “Лачын” төркеме быел беренче мәртәбә үзен сынап карады һәм сынатмады.