Бүген мөселманнар Мәүлид кичәсен каршылады

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген мөселманнар Мәүлид кичәсен каршылады. Мәүлид кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килгән. Шунлыктан Мәүлид кичәсе – мөселманнар өчен бик тә кадерле мизгел. Кем дә кем бу кичке пәйгамбәр тууга чын күңелдән сөенә, шул кешенең гөнаһлары кичерелер дип китерелә.
“Мөхәммәдия”нең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Мәүлид ән-Нәби кайбер мөселман илләрендә ай дәвамында үткәрелә. Шәһәрләрдә Изге Коръәннән аятьләр язылган плакатлар эленә. Мәчетләрдә кешеләр җыела, дини җырлар (нашидлар) башкарыла, галимнәр чыгыш ясый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International