Мәүлид кичәләре үтә

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

24 январь көнне Әтәс җирлегендә Мәүлид кичәсе үткәрелде.  Инде ел дәвамында Фатыйма абыстай Хәернасовадан дини гыйлемнәр алучы авыл хатын-кызлары кичәдә мөнәҗәтләр укыдылар, Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы хакында абыстайдан хикәятләр тыңладылар. Чараны авыл китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова оештырды.

Мәүлид бәйрәме Актанышның үзәк Җәмигъ мәчетендә иртәгә — 26 январь көнне, иртәнге сәг. 10.00да оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International