Актаныш районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча эшләр бара

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Актаныш муниципаль районында 2013 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр башланган. Бу ел исемлегенә гомуми суммасы 11 млн. сумнан артык  булган 4 йорт кертелгән. Алар - Актаныш авылындагы  Садовая 3, Садовая 4, Тынычлык пр. 21 һәм Тынычлык пр. 23 күпфатирлы йортлар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1946-р номерлы боерыгы нигезендә, “Чиста су” республика программасы кысаларында  газификация Фонды тарафыннан Яңа Әлем җирлеген су белән тәэмин итү өчен проект эшләрен әзерләү дәвам итә.

Газификация Фонды тарафыннан Актаныш авылыннан күпфатирлы 3 йортны (Садовая 3, Садовая 4, Садовая 5) аерым җылыту системасына күчерү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.11.2012 елдан 2129-р номерлы боерыгы белән, 2013 елда  капиталь ремонт үткәрергә кирәк булган   мунципаль гомуми белем бирүче республика мәктәпләренең исемлеге расланган. Әлеге боерыкка Актаныш районыннан гомуми суммасы 19,9 млн. сум булган 2 санлы Актаныш һәм гомуми суммасы 16,6млн сум тәшкил иткән Мари-Суыксу гомуми белем бирү мәктәбе кергән.  

Сәламәтлекне саклау учреждениеләре төзү һәм капиталь ремонт ясау программасы расланды. Аның кысаларында районның Уръяды, Табанлыкүл, Әгъбәз, Зөбәер, Колын, Иске Кадермәт, Мәсәде һәм Киров авыллары фельдшер –акушерлык пунктларына, Такталачык авылы табиблык-амбулатория бинасына капиталь ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International