Терлекчелек тармагына багышлап һәр атнаны нинди дә булса хуҗалыкта үткәрелүче семинар-киңәшмәләр үткәрү районыбызда инде күптән гадәткә кергән. Бүген шундый чараның чираттагысы һәр өлкәдә тәртип-яңалыкка омтылу, җаваплы караш өстенлек иткән “Ташкын” хуҗалыгында район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә узды.
Һәр җирдә кеше факторы, кадрлар мәсьәләне хәл итә
Терлекчелек тармагында кеше факторыннан китәргә дигән принцип өстенлек итә хуҗалыкта. Сер түгел, яхшы көтүче табу да хәзер елдан-ел авырлаша. Шуңа күрә, терлекләрне җәен дә тораклардан чыгармау ягында алар. “Ташкын”да малларның баш саннары узган елга караганда арткан. Быел хуҗалык бар терлекләрен дә бәйсез асрау ысулына күчереп бетергән. Моның өчен эре малга 600 башка исәпләнгән торак төзелгән. Моннан тыш, торакларның идәннәре түшәлгән, малларга суны җылытып эчерү өчен 14 улак җайланган.
Яңа Байсар фермасында сыерларны ясалма орлыкландыру өчен көйләнгән махсус стан башка хуҗалыкларга да үрнәк итеп китерелде.
Вакыт — акча, кадерен белмәсәң, кача
Савымчылар бүлмәсе, алар өчен тудырылган шартлар, махсус тектерелгән халат-киемнәр, лаборатория –һәммәсе хезмәт кешесен кайгыртып әзерләнгән. Мондый хезмәт саклау почмагы яисә кабинетын һәр хуҗалыкта булдыру таләбе куелды семинарда.
Битарафлык, ваемсызлык хуҗалыкларда урлашуга юл куя
Заманына күрә саклану чаралары күрелмәгәндә күңелсезлекләр дәвамлы була. “Ташкын” хуҗалыгында шушы мәсьәләне хәл итү йөзеннән фермаларга 16 видеокамера урнаштырганнар. Әлбәттә, әлеге замана техникасын урнаштыруның башка максатлары да күзалланган: мәсәлән, яңа туган бозаулар торагыына урнаштырылган камера аша күзәтүче яшь малларның хәлләреннән даими хәбәрдар.
Сыерларда киң таралган тояк авыруын дәвалау максатыннан махсус торак булдырылган – авыру терлекләр биредә дәвалана. Һәр эшнең дә үз җае бар, дигәндәй, препаратларны эффектлы файдалану өчен сыерларны карау технологиясен төгәл үтәү кебек нечкәлекләр хакында да һич истән чыгарырга ярамый, диелде киңәшмәдә.