Алдынгылар слеты узды

2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Районыбызда һәр яңа ел башында борылып артка карап, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты уздырыла. Бүген әлеге күркәм чара район мәдәният сараенда үтте.  

“Басу-кырларыбыздан әйбәт уңыш җыеп алдык. Моның өчен мин бар игенчеләребезгә ихлас зур рәхмәтләремне җиткерәм”,- диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев, алдынгыларны бәйрәм белән котлап. Район башлыгы ел дәвамында һәр тармакта башкарылган эшләр, уңышлар турында да  сөйләде: “Елны 1 млрд. 336 млн. сум  табыш белән төгәлләдек, әлбәттә, монда терлекчеләребезнең өлеше зурдан. Мәгълүм булганча, төп табыш чыганагы терлекчелек тармагында. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында, узган елгыдан 2000 мең башка артып,  барысы 32800 баш мөгезле эре терлек бар, максатыбыз – аларның санын 40 мең башка чыгару.

Без кулыбыздан килгәнчә тырышырга, эшләргә тиеш. Хуҗалыкларда булган технологияләрне саклаган хәлдә, яңа инвестицияләр кертергә ниятебез -  шунсыз алга үсеш була алмый. “Әнәк” агрофирмасы базасында кошчылык комплексы проекты әзерләнә, ит өчен терлек үстерү һәм хәләл продукциясен җитештерүне җайга салу, “Актаныш агрегат  заводы”нда яңа мөмкинлекләр булдырып, өстәмә эш урыннары тәкүдим итү, юллар төзелешен үстерү – менә шулар безнең алда торган эшләр”, - дип алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды, хезмәт уңганнарына рәхмәтләрен җиткерде Актаныш муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Актаныш балалар сәнгать мәктәбе Пучы бүлекчәсенең баян классы укытучысы Шәмсемөхәмәтов Илдар Котдус улына “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелү турында белдерде Фаил Мисбах улы. Шунда  ук, “Агрофирма Әнәк” ҖЧҖ баш хисапчысы Фәтхиева Гөлфия Рәхимҗан кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмэт хатын, “Мехотряд” ҖЧҖ нең кадрлар буенча инженеры Мөхәммәтова Дания, “Әнәк” агрофирмасы баш агрономы Заманов Айзат, “Нигез” ҖЧҖ баш зоотехнигы Гарифҗанов Фәһим, “Башак” ҖЧҖ терлекчесе Мохамов Мирзәлиф, “Актаныш агрофирмасы терлекчесе Гарипова Роза, “Актаныш үзәкләштерелгән бухгалтериясе җитәкчесе  Вәкилова Анмилага  Актаныш муниципаль районы Башлыгының  Мактау грамотасын,“Чәчер” ЯАҖ комбайнчысы Сәрвәров Рәмзил, “Нива” ҖЧҖ баш зоотехнигы Әмирханов Альберт, “Ташкын” ҖЧҖ баш инженеры Исламов Салават һәм Иске Кормаш авыл жирлеге сәркатибе Вәлиева Дилбәргә Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

 

2012 елда Россия һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешкән коллективлар һәм аерым иптәшләр

 

-Республика күләмендә “Хезмәт кешесен хөрмәтлик” девизы астында үткәрелгән яшь комбайнчылар бәйгесендә III урынны яулаган “Таң” хуҗалыгы механизаторы Мухаметшин Диларис,

-Республика савымчылар бәйгесендә  III урынны яулаган «Нива» хуҗалыгы савымчысы Миңнуллина Тәнзилә,

-2012 елның 13-18 июль көннәрендә Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә үткәрелгән IX Бөтенроссия җәйге авыл яшьләре спорт уеннарында Татарстан данын яклап чыгыш ясаган Гобәева Нәзлия, Мөхәммәтов Ирек,

-Август аенда Яр Чаллы шәһәрендә узган шахмат спорты буенча Европа беренчелегендә икенче дәрәҗәле диплом яулаган, Самара өлкәсендә узган Россия беренчелегендә республика данын яклап Чемпион исеменә лаек булган яшь шахматчыларның тренерлары, зурлар арасында республиканың абсолют Чемпионнары Галимов Миңнефәһим, Имамов Илдар,

-Милли көрәш буенча 2012 елда Татарстан Республикасы һәм Россия Чемпионы Муртазин Искәндәр,

-Волейбол спорты буенча өч тапкыр Татарстан Республикасы чемпионнар командасын, бадминтон спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионын әзерләгән тренер Гараев Алгинат,

-Республика балалар һәм яшүсмерләр курчак театрлары арасында “Иделкәем” бәйгесендә беренче урын яулаган Яңа Әлем урта мәктәбе “Серле дөнья” курчак театры коллективы, җитәкчесе – Әнвәрова Дилбәр,

-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән татар теле һәм әдәбиятыннан I Халыкара олимпиадада беренче урын алган, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Татарга тылмач кирәкми" Бөтенроссия бәйгесендә беренче урын яулаган Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 9нчы сыйныф укучысы Шәйхин Айдар,

-“Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” республика бәйесендә Актаныш авылы җиңүче исемен яулады. Актаныш авыл җирлеге башлыгы Әмирханов Мөнир Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә,

-2011нче елда “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” республика бәйгесендә катнашып, Актаныш авылының “Яран” торак милекчеләре ширкәте яшелләндерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дипломы белән бүләкләнә, җитәкчесе – Фәрдиев Рәшит.

 

2012 нче елда район икътисадын ныгыту, алда торган социаль бурычларны хәл итү, хуҗалык, оешма һәм предприятияләрнең табышлы эшләүләрен, хезмәт коллективларының һәм аерым кешеләрнең хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксынуларын арттыру максатыннан, муниципаль район башлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты раслаган ярыш шартлары нигезендә түбәндәге нәтиҗәләрне билгеләп үтелде:

 

“Үз һөнәренең остасы” номинациясе

 

Аерым профессияләр арасында 2012 нче елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән иптәшләргә «Үз һөнәренең остасы» исемен бирелде, акчалата премия, диплом тапшырылды, аларның фотосурәтләре районның Мактау тактасында урын алачак:

 

-Хуҗалык җитәкчеләре арасында «Ел җитәкчесе» номинациясендә “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”, Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены кавалеры, ”Ташкын” хуҗалык җитәкчесе Сәлихҗанов Рәүхәт,

-Районда игенчелек культурасын үстерүне югары дәрәҗәгә күтәреп, шушы тармакта яңа уңышларга ирешкән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе башлыгының урынбасары, районның баш игенчелек белгече Гарипов Ринат,

-“Нур Баян ис.” хуҗалыгының зоотехнигы Нургалиев Рәсил,

-“Нур” хуҗалыгы икътисадчысы   Шарипова Наилә,

-“Тамыр” хуҗалыгының баш хисапчысы Гыйлмуллин Мулланур,

-Район ветеринария берләшмәсенең Пучы участогы баш мал табибы Садиров Газизҗан,

-“Актаныш” агрофирмасы Олимән бүлекчәсе баш инженеры Хәлимов Фарса,

-“Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсе ясалма орлыкландыру технологы Гыйздәтуллин Наил,

-“Әнәк ”агрофирмасы  алдынгы сыер савучысы Шәвәлиева Дилә,

-“Чишмә” хуҗалыгы терлекчесе Хөснимәрдәнова Чәчкә,

-“Янаул” хуҗалыгы механизаторы Хөснетдинов Максут,

-Райондагы гаилә фермалары арасында иң күп продукция җитештереп, югары уңышларга ирешкән гаилә фермасы җитәкчесе Гыйздәтуллин Расил,

-“Әнәк”агрофирмасы шоферы Гаязов Фәнил,

-“Нур Баян” хуҗалыгының алдынгы дуңгыз караучысы Фәйзуллина Гөлфия,

-Районда иң күләмле иганәчелек ярдәме күрсәткән эшмәкәр – “Протон” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят җитәкчесе Нуртдинов Ренат,

-Иң яхшы муниципаль хезмәткәр – Актаныш муниципаль районы Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Касыймова Дания,

-“ПМК-4” җәмгыятеннән ташчы Хасаншин Фәндүс,

-Юл төзүче - “Актаныш юллары” җәмгыятеннән Зарипов Ришат,

-“МНКТ” җәмгыятеннән Миңнемөхәммәтов Илдус,

-Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе информатика укытучысы Хәйруллин Илдус,

-Актанышның 7нче санлы балалар бакчасыннан тәрбияче Әдһәмова Кадрия,

-Актаныш үзәк хастаханәсеннән шәфкать туташы Ибрагимова Фәнүдә,

-Мәдәният хезмәткәре -  Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең баян укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре – Хәбибуллин Инсаф,

- физик культура һәм спорт өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр - Балалар һәм яшүсмерләр спорт  мәктәбенең милли көрәш буенча остазы Әнвәров Илфир,

-Социаль тәэминат өлкәсендә эшләүче хезмәткәр Мортазина Наилә,

-Халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүче - “Теплосервис” җәмгыятеннән Маликов Фоат,

-Актаныш районы эксплуатацион газ хезмәте күрсәтү оешмасыннан эретеп ябыштыручы Габдуллин Илүс,

-“Мехотряд” җәмгыятеннән слесарь Гаязов Нияз,

-Түбән Кама шәһәре ачык акционерлык җәмгыяте “Сетевая компания” филиалы  Пучы подстанциясе энергетигы Нәгыймов Рәсим,

-Эшкәртү сәнәгате хезмәткәре - Актаныш икмәк кабул итү предприятиесеннән Талипов Нияз,

-“Татмедиа” филиалы “Актаныш мәгълүмат – мөхәррият үзәге”ннән Мөхәммәтова Әлфия,

-Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы Федераль хезмәтнең 15нче отрядыннан янгын сүндерүче Сауванов Илсур;

 

Хуҗалыклар, оешма предприятияләр һәм социаль сфера учреждениеләре арасында

 

-Авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча нәтиҗәле эшләп, район Советы белән ике арадагы төзелгән бөтен килешүләрне тулысынча үтәгән Чуракай авыл җирлегенә беренче урын, Киров авыл җирлегенә икенче урын, Уразай авыл җирлегенә өченче урынбирелде.

-Ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятияләре арасында, район хакимияте башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белән үзара төзелгән 3 яклы килешүне барлык тармакларда да үтәп чыккан хуҗалыклар - “Әнәк” агрофирмасы, “Наратлы” ҖЧҖ диплом белән бүләкләнделәр.

 

-2012 нче ел нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар арасында барган ярышта югары күрсәткечләргә ирешкән “Нур Баян ис.”, “Нигез”, “Нур”, “Нива”,  “Таң” хуҗалыклары, 2012нче елда терлекчелекне нәсел ядросына күчереп, шул өлкәдә технологиясенә туры китереп күләмле төзелешләр алып барган, югары күрсәткечләргә ирешкән “Чишмә” хуҗалыгы диплом белән бүләкләнде.

 

- ТК “Партнёр Татарстана” ҖЧҖ белән тыгыз элемтәдә эшләп, кукуруз үстерүдә югары уңышларга ирешкән “Актаныш” агрофирмасы, “Нур”, “Нигез”, “Наратлы”   хуҗалыкларын оешманың генераль директоры Дебердиев Кыязым котлады: “Бүгенге күркәм бәйрәмгә безнең дә өлешебез барлыгына сөенәм – инде өч ел безнең сәүдә компаниясе район хуҗалыкларына югары сыйфатлы орлыклар тәкъдим итә. Урып-җыюны да бергәләп башкардык, шуңа үзебезнең бүләкләребезне дә тапшырып китәргә телибез”,- диде Кыязым әфәнде. 

 

-Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына, халыкка хезмәт күрсәтүче, төзелеш оешмалары арасындагы бәйге нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы оешмалар”:

 Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында:

-       “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыяте,

-       “Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте,

-       “Актаныш икмәк кабул итү” ачык акционерлык җәмгыяте;

 

Зур күләмле капиталь салымнар үзләштерүче төзелеш оешмалары

-              “ПМК-4” җәмгыяте,

-              “Газстройсервис” җәмгыяте,

-              “Актаныш юллары” җәмгыяте,

-             2012нче елда зур күләмле капиталь салым үзләштергән һәм район бюджетына төзелеш оешмалары арасында иң күп салым керткән “ТМСиБ” җәмгыяте;

 

              Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында:

                            -         Актаныш районы элемтә үзәге,

                            -          Коммунсервис-Актаныш” җәмгыяте,

                            -         “Актаныш” кулланучылар җәмгыяте;

 

-Халык ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү өстендә даими эшләгән, 2012нче елда югары күрсәткечләргә ирешкән социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар:

-Район үзәге урта мәктәпләре арасында икенче санлы Актаныш урта мәктәбен җиңүче дип табылды.

-Район урта мәктәпләре арасында беренче урынны Киров, икенче урынны Такталачык, өченче урынны Татар Суксуы урта мәктәбе яулаган.

-Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүче дип Яңа Кормаш мәктәбе табылды, икенче урында Богады, өченче урында Яңа Әлем мәктәбе.

-Юридик зат булган балалар бакчалары арасында иң яхшы балалар бакчасы исемен Актанышның 6 нчы санлы балалар бакчасы яулады.

-Балалар бакчалары арасында бәйге нәтиҗәләреннән чыгып, ата-аналарның анкета күрсәткечләрен, ел йомгакларын искә алып, иң яхшы балалар бакчасы исемен Киров балалар бакчасына, икенче урын Уразай, өченче урын Әҗәкүл балалар бакчасына бирелде.

-Мәдәният йортлары арасында халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүдә яхшы әзерлек белән катнашуларын исәпкә алып, беренче урынга Киров авылы мәдәният йорты, икенче урынга Иске Кормаш, өченче урынга Кәзкәй авылы мәдәният йортлары лаек дип табылды.

-Гомуми практика табиблары арасында авыл халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтүен, эшнең яхшы оештырылуын, барлык авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары белән тыгыз элемтәдә торып эшләвен исәпкә алып, гомум практика табибы Рөстәм Могътазиров иң яхшы гомуми практика табибы дип табылып, диплом белән бүләкләнде. Икенче урында гомум практика табибы Рифә Ибраһимова, өченче урында гомум практика табибы Миләүшә Хаҗиева.

Авыл халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтүен, эшнең яхшы оештырылуын исәпкә алып фельдшер-акушерлык пунктлары арасыннан яхшы нәтиҗәләргә ирешкән фельдшерлар дип Киров авылыннан Бәхтиева Гөлчәчәк, Зөбәер авылыннан Хайбрахманова Роза, Яңа Әлем авылыннан Бәдертдинова Хәния табылдылар.

 

 

Игенчелек, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар арасында

 

- 2012нче елда урып-җыю чорында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар Фасхиев Айдар (“Нур” ҖЧҖ), Шәрәфиев Алмарис (“Әнәк” агрофирмасы), Нуриахметов Ниязга (“Чишмә” ҖЧҖ)  Кәрам Гарипов исемендәге диплом тапшырылды. Әлеге диплом, шулай ук, чит ил комбайннарында 25 мең центнердан күбрәк икмәк җыеп алган комбайнчылар, “ДОН-1500”, “Акрос-530” комбайннарында 20 мең,  СК-5, “Нива” комбайннарында 10 мең центрдан күбрәк икмәк җыеп алган комбайнчыларга тапшырылды.

 - Район терлекчелеген югары сыйфатлы азык белән тәэмин итеп “Ягуар”, “Дон-680”, “Полесье-250” комбайннарында 8000 тоннадан артык азык әзерләгән механизаторлар, игеннәрне теземгә салуда МакДон, Массей-Фергюсон, Челенджер ЕС -1 үзйөрешле чапкычлары белән 2500 гектардан күбрәк эш башкарган механизаторлар хөрмәтләнде.

- Район күләмендэ ел әйләнәсендә иң күп сөт җитештереп, бер сыерга 6000 кг нан артык сөт савып, алдынгы савымчылар – “Әнәк” агрофирмасыннан  Дилә Шәвәлиева,  “Башак” ҖЧҖнән Кадрия Корбанова, “Нур Баян исемендәге” ҖЧҖнән Гөлсия Исламова ярышта җиңүче дип табылдылар.

2012 елда район күрсәткеченнән югары күрсәткечләргә ирешкән, үз группаларында 2200 центрдан артык тулаем сөт сауган савымчылар,

-2012нче елда үз тармакларында югары уңышка ирешкән белгечләр,

-2012 нче ел дәвамында нәтиҗәле эшләп, язгы Һәм көзге кыр эшләрендә актив катнашып югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, шоферлар,

- 2012 нче ел дәвамында терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләрнең һәммәсенә акчалата премия тапшырылды.

Яшь белгечләр аерым игътибарга ия булдылар.

 

Җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында

Республика һәм район күләмендә оештырылган ярминкә, сату-күргәзмәләрдә актив катнашып, җирлек продукциясен тәкъдим итүче оешмалар, предприятиеләр:

Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе колективы,

Актаныш майсызландырылган коры сөт заводы коллективы,

Актаныш икмәк комбинаты коллективы,

“Актаныш-Хлеб” җәмгыяте,

Үзенең продукциясен Бөтенроссия базарына чыгарган, казылык җитештергән крестьян-фермер хуҗалыгы Авзалов Гаяз,

Район халкын кош ите белән тәэмин иткән крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Фәрдиева Хаҗәр,

Район халкын балык продукциясе белән тәэмин иткән “Нептун” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Гардисламов Марс,

Актаныш базар-кунакханә үзәге коллективы,

“Акчарлак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре,

“Стриж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International