ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

2 февраль көнне Актаныш муниципаль район  Советының 25 нче утырышы узды.  Көн тәртибендә Актаныш муниципаль районының  участок сайлау комиссияләре составына һәм участок сайлау комиссияләренең резерв составына кандидатуралар тәкъдим итү турындагы мәсьәлә каралды.

Тәкъдим ителгән кандидатуралар депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.


2
февраль, 2013 ел
шимбә
 1 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона туры узды. 9 районнан үзләрен күрсәтергә, бәйгедә җиңәргә дип килгән катнашучылар арасында Актаныш районыннан да 5 хатын-кыз бар иде.

29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Хуҗалыкларда еллык хисап җыелышлары дәвам итә. 25 январь дән башлап бүгенгәчә “Башак”, “Чишмә”, “Саф”, “Ташкын”, “Нур” һәм “Тамыр” ҖЧҖләрендә әлеге чара үткәрелде инде. Бүген хисап җыелышы район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев катнашында “Алга” хуҗалыгында уза.

28 январь көнне  Балалар иҗат үзәгендә яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” VI Республика олимпиадасының район туры уздырылды. Бәйгедә 22 мәктәптән 23 укучы уйлап табу өлкәсендә үзләренең көчләрен сынадылар.

28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
26-27 январь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 1995-1996, 1997 елгылар һәм яшьрәкләр арасында Р.М.Гыймадиев призына татар милли көрәше буенча ярышлар узды. Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы турнирда мәртәбәле IIIурынга ия булды (остазлары И.Әнвәров).
Актанышның үзәк Җәмигъ мәчетендә балалар hәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
Фәрит Әхмәдишин  призына мәктәп командалары арасында даими оештырылучы чаңгы ярышлары 26 январь көнне “Бүләк” чаңгы базасында узды.

Минзәлә шәһәрендә 26 январь көнне гер күтәрү буенча 1995-1996, 1997 елгылар һәм яшьрәкләр арасында узган Татарстан Беренчелеге ярышларында Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Әлфис Мостафин II урынны яулап кайтты (остазы И.Нәбиев).  Команда исә  IV урында.

24-25 январь көннәрендә өстәл теннисы буенча В.В.Центовский призына оештырылган X турнир ярышларында Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спор т мәктәбенең яшь теннисчысы Марат Солтанов 2000 елгылар  һәм яшьрәкләр арасында I урынны яулап кайтты.


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Хуҗалыкларда ел башында үткәрелүче хисап җыелышларының тәүгесе 25 январь көнне “Башак” ҖЧҖ дә узды. Чарада район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев та катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International