24-25 январь көннәрендә өстәл теннисы буенча В.В.Центовский призына оештырылган X турнир ярышларында Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спор т мәктәбенең яшь теннисчысы Марат Солтанов 2000 елгылар һәм яшьрәкләр арасында I урынны яулап кайтты. Маратның остазы –спорт мәктәбендә тренер булып хезмәт куючы әтисе Булат Солтанов. Узган ел Марат “Татарстан өметләре” бөтенроссия ачык турнирында уңышлы чыгыш ясап, Россиянең иң көчле 20 теннисчысы арасына кергән иде.
Аңа алга таба да яңа уңышлар юлдаш булсын!