Фәрит Әхмәдишин призына чаңгы ярышлары

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Фәрит Әхмәдишин  призына мәктәп командалары арасында даими оештырылучы чаңгы ярышлары 26 январь көнне “Бүләк” чаңгы базасында узды.

Бәйге нәтиҗәләре:

Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында

I урын – Күҗәкә,

II урын – Әтәс,

III урын – Теләкәй мәктәпләре;

 

урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең кечкенәләр төркеме арасында

I урын – 2 санлы Актаныш мәктәбе,

II урын — 1 санлы Актаныш мәктәбе,

III урын – кадет мәктәбе;

 

урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең зурлар төркеме арасында

I урын — 2 санлы Актаныш мәктәбе,

II урын – 1 санлы Актаныш мәктәбе,

III урын – 2 санлы Актаныш мәктәбе  (2 команда).

Җиңүчеләр Кубок һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International