1 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона туры узды. 9 районнан үзләрен күрсәтергә, бәйгедә җиңәргә дип килгән катнашучылар арасында Актаныш районыннан да 5 хатын-кыз бар иде. Алдан яхшы итеп әзерләнү үз күркәм нәтиҗәләрен бирде:
Эшмәкәр хатын-кызлар арасында “Бизнес леди” номинациясендә Актаныштан Эльмира Мосабирова җиңүче дип табылды. Эльмира ханым инде дистә елдан артык эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, аның “Яран” кибетләре актанышлылар арасында бик популяр.
Сәнгать, мәдәният, агарту өлкәсендә уңышка ирешкән гүзәл затлар номинациясендә Актаныштан Балалар сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Лилия Мостафина 2 урынга лаек булды. Бу номинациядә Актанышның 1 санлы мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова да катнашты.
Киров авылыннан Венера Сабитова “Хатын-кыз – ана” номинациясендә мәртәбәле 3 урынны яулады. Венера - чын мәгънәсендә олы йөрәкле хатын. Үзенең ике баласы янына ул тагын ике ятимне уллыкка алган, тагын икесе – тәрбиягә алынган балалар. Шул рәвешле, тормыш иптәше белән алар алты балага ата-ана назы, тәрбия бирәләр.
Флүдә Гыймадиева – яшь чакларыннан ук атаклы “Агыйдел” җыр һәм бию ансамблендә солист булып, республика гына түгел, Россиянең күп почмакларында чыгыш ясаган, хәзер өлкәнәйгәч тә, сәхнәдән үз җырларын, мөнәҗәтләрен халыкка бик теләп бүләк итүче йөрәге яшь ханым. Мамадышта узган бәйгедә дә ул матур чыгыш ясап, бүләкләнде.
Әлеге зона турыннан узган катнашучылар республика турында көч сынашачак, аларга уңышлар юлдаш булсын!