Хисап җыелышлары башланды

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

Хуҗалыкларда ел башында үткәрелүче хисап җыелышларының тәүгесе 25 январь көнне “Башак” ҖЧҖ дә узды. Чарада район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев та катнашты.

Узган 2012 ел район өчен дә, “Башак” хуҗалыгы өчен исә аеруча киеренке ел булды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Республика Президенты катнашында оештырылган “Басу көне” семинары нәкъ менә “Башак” хуҗалыгы базасында узды. Әлеге чарага әзерлек кысаларында республика һәм район күләмендә башка семинарлар да уздырылды, хуҗалыкта күләмле эшләр башкарылды. Техник базада зур масштаблы үзгәртеп-корулар, игенчелек һәм терлекчелек тармагында технологик таләпләрне җиренә җиткереп башкару җитештерүчәнлекне күпкә арттырырга, акча керемен алдагы ел белән чагыштырганда 34%ка арттырып 90 млн 732 мең сумга җиткерергә мөмкинлек биргән. Әлеге акчаның 50%тан артыгы терлекчелек тармагыннан кергән.

Сөт һәм ит җитештерүдә елны табыш белән төгәлләгәннәр - ел дәвамында физик үлчәүдә 24886ц сөт, 2734ц ит җитештерелгән. Терлекләр өчен 57921т сенаж, 22480т силос, 1594 т печән, 2138 т салам әзерләнгән. Терлек азыгы алдагы елдан калган ярты еллык запасны искә алып әзерләнгән. Шуңа күрә дә, азык культураларын кимрәк чәчү хисабына барлыкка килгән артык мәйданга бөртекле һәм техник культуралар чәчеп, аларның уңышын сатудан акча хуҗалыкка керткәннәр. Игенчелек тармагы өчен узган 2012 ел уңай килмәсә дә, хуҗалыкта 3086 га мәйданда игелгән бөртекле культураларның һәр гектарыннан 31,9ц уңыш үстерелеп, тулаем җыем 92465 ц тәшкил иткән. Бу алдагы елга карата 95% дигән сүз.

Хисап җыелышында төп чыгышны хуҗалык җитәкчесе Х.М.ясады, шулай ук, хуҗалык баш белгечләре чыгышлары тыңланды. Авыл халкын соңгы елларда иң борчыган мәсьәләләр  - җирлектә сусызлык һәм авыл эчендә юллар проблемалары. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Мисбах улы бу уңайдан: “Быел авыл эчендәге ике күперне төзекләндерәбез, юлларны каты өслек белән каплау турында шуннан соң карарбыз, ә урамнарга ком түшәү кирәк. Су мәсьәләсендә исә “Чиста су” республика программасы кысаларында  газификация Фонды тарафыннан Яңа Әлем җирлеген су белән тәэмин итү өчен проект эшләрен әзерләү дәвам итә“ – дип белдерде.

Җыелыш ахырында хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International