Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлид бәйрәме – Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне. Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максатында Актанышның үзәк Җәмигъ мәчетендә балалар hәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырылды.
Районның бар авылларыннан килгән дин әһелләре, мөслимәләр катнашты бәйрәмдә.
Бәйрәм чарасын К.Заһетдинова алып барды. Кичәдә мөнәҗәтләр әйтелде, вәгазьләр сөйләнде, салаватлар һәм мәүлидләр әйтелде. Чараны уздыруда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Зөһрә Закирова, Рәйсалә Шәвәлиева остабикәләр башлап йөрде.