9 февраль көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән традицион киңәшмә узды. Анда узган атна дәвамында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, бүлек җитәкчеләре үз тармакларында башкарылган эшкә анализ бирделәр, алдагы чорга үткәреләсе чаралар тәгаенләнде, планнар билгеләнде.
8 февраль Актаныш районының Мәсәде җирлеге халкын сөендереп, яңа гыйбадәтханә ишекләрен ачты. Мәчет тулысынча авыл халкының матди ярдәме белән төзелде.
Ел башыннан җирлекләрдә узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, киләсе ел өчен бурыч-максатларны билгеләп, хисап җыелышлары үткәрү инде күптән традициягә әверелгән. Быел шундый чараның тәүгесе 6 февраль көнне Югары Яхшый җирлегендә район Советы рәисе урынбасары И.Ш.Бариев катнашында үтте. Бүген Күҗәкә һәм Актанышбаш җирлекләредә шундый ук хисап җыелышлары уза.
“Россия чаңгы юлы” исеме астында ел саен уздырылучы Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы ярышлары Актанышта 10 февраль көнне, “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк.
ТР ның IX укучылар Спартакиадасы кысаларында 31 январьдән 3 февральгә кадәр Актанышның “Иман” спорт комплексында кызлар арасында баскетбол ярышлары узды. 