Район мәктәпләрендә февраль ае хәрби-патриотик ай дип игълан ителде. Шул нисбәттән, район мәгариф бүлеге һәм РОСТО ДОСААФ җәмгыяте тарафыннан 2 февраль көнне Сталинград янындагы бөек җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, “Яшь мәргән” ярышы оештырылды. Пневматик мылтыктан ату ярышында 28 мәктәптән барысы 63 укучы катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында
I урын - Зөбәер мәктәбеннән Р.Шәфигуллин,
II урын – Зөбәер мәктәбеннән Р.Газизуллин,
III урын – Бурсык мәктәбеннән Р.Имамов, Уразай мәктәбеннән И.Галимуллин;
төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында
I урын – Зөбәер,
II урын – Бурсык,
III урын – Күҗәкә мәктәпләре;
урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән шәхси беренчелектә кызлар арасында
I урын – кадет мәктәбеннән И.Давыдова,
II урын – 1 санлы Актаныш мәктәбеннән Н.Бәхтиева,
III урын – Актаныш гуманитар гимназиясеннән А.Абдуллина һәм Киров мәктәбеннән Г.Ганиева;
урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән шәхси беренчелектә малайлар арасында
I урын – 2 санлы Актаныш мәктәбеннән Ф.Гыйләҗетдинов,
II урын – Татар Суыксу мәктәбеннән Р.Вахитов,
III урын - 2 санлы Актаныш мәктәбеннән А.Сафиуллин;
урта гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында
I урын - 2 санлы Актаныш мәктәбе,
II урын – кадет мәктәбе,
III урын – Киров мәктәбе.