5 февраль көнне Актаныш районы мәдәният сараенда танылган якташыбыз, күренекле татар шагыйре Мөхәммәт Мирзаның 60 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе оештырылды.
Шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирзамөхәммәт улы Ибраһимов) 1952 елның 3 декабрендә (рәсми документларда — 1953 елның 3 гыйнвары) Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында туа. Сигезьеллык белемне — туган авылында, урта белемне күрше Такталачык авылы мәктәбендә ала. Мәктәптән соң, 1970-1971 елларда, Чалманаратта клуб мөдире булып эшли. Казан дәүләт мәдәният институтының театр сәнгате-режиссура бүлеген тәмамлый, туган ягына кайтып, Актанышта җирле радиотапшырулар оештыру мөхәррире һәм ВЛКСМның Актаныш район комитеты беренче секретаре булып эшли. 1984-1996 елларда Мөхәммәт Мирза Актаныш районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары һәм 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгының Актаныш районы мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 2001 елдан ул — Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары хезмәтендә. Татарстан язучыларының 2005, 2008 елларда узган XV һәм XVI корылтайларында исә Мөхәммәт Мирза Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе итеп сайлана. Бүген Мөхәммәт Мирза нәшер ителүче “Чын мирас” журналы баш мөхәррире.
Шагыйрь татар шигъриятенең олы мәйданына исә узган гасырның сиксәненче елларында килеп керә. Иҗат юлы тоташ шигъри эзләнүләрдән тора кебек – шигырь, поэмалар белән беррәттән робагыйлар, газәлләр, эпиграммалар, мәдхияләр, нәзыйрәләр... Әдәби җәмәгатьчелекне Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган “Адәм баласы” китабындагы бишьюллыклар белән дә сискәндереп, уятып җибәрде. Ул — кыска шигырьләр, газәлләр, робагыйлар остасы. Аның бу төр шигъри әсәрләре фәлсәфи фикеренең тирәнлеге, теленең байлыгы һәм үткенлеге, халыкчан образлылыгы белән аерылып тора.
Шагыйрь булу өстенә Мөхәммәт Мирза татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен актив пропагандалаучы эшлекле шәхес тә. Вакытында ул Актаныш каләм тибрәтүчеләренең «Агыйдел дулкыннары» исемле әдәби иҗат берләшмәсен яңадан җанландырып җибәргән кеше. 1991-2002 елларда үзе дә бу берләшмәгә җитәкчелек итә. 1996 елда Татарстан китап нәшрияты әлеге берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән «Агыйдел дулкыннары» исемле күләмле җыентык бастырып чыгара. Соңгы ун-унбиш ел эчендә әдәби берләшмәдә иҗат чыныгуы алган егермеләп егет һәм кыз әдәбият-сәнгать өлкәсендә ныклап үз урынын табып, шуларның берничәсе Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.
Бәйрәм кичәсенә шагыйрьнең иҗаты белән кызыксынучы, әсәрләрен яратып өйрәнүче якташлары, туганнары, якыннары, “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары, кайткан кунаклар килгән иде.
Үз әсәрләренән төзелгән шигъри композицияне сәхнәдән чын артистларча зур осталык белән яттан укучы шагыйрьне тамашачы тын да алмый тыңлады.
Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Каамаев юбилее белән тәбрикләп, Мөхәммәт Мирзага иҗат куәсе саекмавын, еллар аша өстәлә килүче тәҗрибә, зирәклек илһам куәтеген арттыра гына баруын һәм сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Район башлыгының Мактау грамотасын һәм бар актанышлылар, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән йөгән белән зур символик мәгънәгә ия бүләк - ат алуга сертификат тапшырды: “Сез шигърият дигән иҗат дөньясында үз ныклы урыныгызны булдырдыгыз, инде без татарларда көчле затларны ир-ат дип йөртәләр – шушы атны да йөгәнләрсез”,- диде ул Мөхәммәт Мирзаның кулын кысып.
Бәйрәм кичәсе шагыйрьнең тормыш сукмагына багышлап Актаныш телевидениесе әзерләгән видеосюжетлар, районыбыз сәнгатькәрләренең җыр-биюле чыгышлары, котлау-тәбрик сүзләре белән үрелеп барды. Шагыйрьне юбилее белән котларга Рәдиф Гаташ, якташ каләм ияләре – Вахит Имамов, Ягъсүф Шәфыйков, Әлфия Ситдикова, Фәйрүзә Мөслимовалар да кайткан иде.