Хисап җыелышлары - җирлекләрдә

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Ел башыннан җирлекләрдә узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, киләсе ел өчен бурыч-максатларны билгеләп, хисап җыелышлары үткәрү инде күптән традициягә әверелгән. Быел шундый чараның тәүгесе 6 февраль көнне Югары Яхшый җирлегендә район Советы рәисе урынбасары И.Ш.Бариев катнашында  үтте. Бүген Күҗәкә һәм Актанышбаш җирлекләредә шундый ук хисап җыелышлары уза.

Башка еллардан аермалы буларак, быел мондый чараларда район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге белгечләре дә катнаша. Алар халыкка республикада яшәүчеләр өчен тәкъдим ителүче 30 дан артык дәүләт һәм социаль әһәмияте булган электрон хезмәт, инфоматлар һәм Интернет-порталлар турында файдалы мәгълүмат җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International