Яшь көрәшчеләребез — беренче!

2013 елның 5 феврале, сишәмбе
ТР ның IX укучылар Спартакиадасы  кысаларында 31 январьдән 2 февральгә кадәр Сарман районы Җәлил бистәсендә татар-башкорт милли көрәше буенча зона  ярышлары узды. Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән остаз И.Әнвәров җитәкчелегендәге 1998-99 елгылар төркеме биредә 24 команда арасында мактаулы I урынны яулап кайтты. Шәхси беренчелектә исә I урынга үз авырлык үлчәмнәрендә Алмаз Закирҗанов һәм Ринат Камалов, II урынга Айбулат Гобәев һәм III урынга Илдус  Сафиуллиннар ия булганнар. Бәйгенең финал өлеше Актанышта узачак, ул апрель ахырларында булыр дип ниятләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International