ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендәүткәрелгән “Беренче адымнар” (“Первые шаги”)  VI Ачык республика фестиваль –бәйгесендә катнашып, Актаныш балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ландыш Әхиярова (остазы Г.Чекалина) II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Лаеш районында 16 февраль көнне күз буенча инвалидларның  республика футбол Чемпионаты үтте. Бәйгеләрдә көч сынашкан 4 шәһәр һәм 8 район командалары арасында безнең Актаныштан да ике төркем катнашты.
“Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан “Сандугач сайрар илем”  төбәк фестивале быел  XVI  мәртәбә оештырыла.  14 февраль көнне  “Вокал. Ансамбльләр” номинациясенең финал туры узып, анда Актаныш балалар сәнгать мәктәбеннән “Умырзая” ансамбле (остазлары Г.Чекалина, Р.Хаҗиева) II дәрәҗә лауреат исеме яулап кайттылар.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
Төзәлмәслек күңел ярасы булып, бик күп яшь егетләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышында Актаныш районының Яңа Кормаш авылыннан солдат хезмәтләрен 5 егет - Хафизов Илдар, Хафизов Азат, Мирзаһитов Рафак, Сәлахов Дилүс  үтәләр. Һәр елның 15 февралендә оештырылучы әфганчыларны искә алу, хөрмәтләү чаралары белән беррәттән,  әлеге сугышта алган яраларыннан бик яшьли гомере өзелгән Яңа Кормаш авылы егете Илдар Хафизовны искә алу кичәсе дә җирлектә инде сигезенче тапкыр үткәрелә.
Республиканың бер төркем муниципаль берәмлекләре үткән елда мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча хисапларын тапшырып бетермәгән.

16
февраль, 2013 ел
шимбә
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Яр Чаллыда 11 февраль көнне узган еллык коллегиясендә беренче тапкыр Татарстан муниципаль районнарының белем бирү өлкәсендәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Актаныш муниципаль районы “Милли мәгариф үсеше өчен” номинациясендә II урынга лаек дип бәяләнде.

15
февраль, 2013 ел
җомга
Актанышта бүген мәктәп укучылары арасында кышкы Спартакиада ярышлары узды. Бәйгеләрдә бар мәгариф учакларыннан 31 командада яшь спортчылар көч сынашты. Укучылар шахмат, өстәл теннисы, аркан тартышу, гер күтәрүдә, шорт-трек спорт төрләре буенча ярыштылар, чаңгыда узыштылар.

Бүген Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 24 ел тулу уңаеннан,  Актанышның Җиңү паркы каршында интернационалист- сугышчыларны искә алу  митингы митинг уздырылды.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова, район хәрби комиссары Ф.Усманов катнашты.”Бүгенге көнне бәйрәм дип түгел, искә алу көне буларак уздырабыз - әлеге сугышта катнашкан,  башларын салган ир-егетләребезне искә алу көне.Тарих бу сугышка үзенең бәясен бирде. Шушы сугышта катнашучыларны без берничек тә онытырга тиеш түгелбез. Җиңү паркына килеп сугышта үлгәннәр истәлегенә чәчәкләр салырга мөмкинлегебез бар. Бүген биредә 10-11 сыйныф укучылары да катнаша.Без районда хәрби-патриотик тәрбияне көчәйтергә, армиядә илебез тынычлыгын саклаячак егетләребезне сау-сәламәт, кыю йөрәкле, спортта чыныккан итеп күрергә телибез”,- диде Л.Шәмсунова үз чыгышында.

Татарстан Республикасы хәрби коммисариатының район бүлеге башлыгыФ.Усманов та совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 24 еллыгын билгеләп үткән бу көндә барлык әфганчыларга изге теләкләрен юллады, Әфган җирендә районыбыздан ятып калган 6 солдат, сугыштан соң алган тән һәм җан яраларыннан бакыйлыкка күчкән 22 райондашыбызның исемнәрен кабат күңелләрдә яңартты.   Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары мәңгелек ут янында, әфганчыларга куелган һәйкәл-бюстлар янында чәчәкләр-веноклар салынды. Искә алу кичәсе “Яшьлек” мәдәни үзәгендә районыбыз әфганчылары турында мәгълүмат җиткерү һәм мәктәп укучыларының  матур чыгышлары белән үрелеп дәвам итте. Соңыннан бар катнашучыларны “Акчарлак” кафесына дәштеләр.


14
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2012 елда районыбыз юлларында һәм урамнарында балалар катнашында  6 юл-транспорт һәлакәте булып, 1 велосипедлы бала үлгән.
13 февраль көнне “Иман” спорт комплексында районыбыз көрәшчеләре бил алышты. Әлеге бәйгеләр быел Әлмәт шәһәрендә узачак Муса Җәлил призына оештырылучы республика ярышына сайлап алу туры булып тора. Ярышларда барысы 35 спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International