Светлана Әхмәтова: “Без беренче өчлеккә керербез, дип ышанабыз”

2013 елның 19 феврале, сишәмбе

Лаеш районында 16 февраль көнне күз буенча инвалидларның  республика футбол Чемпионаты үтте. Бәйгеләрдә көч сынашкан 4 шәһәр һәм 8 район командалары арасында безнең Актаныштан да ике төркем катнашты. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе С.Әхмәтова җитәкчелегендә биш спортчы-инвалид  – А.Нуриев (1 санлы Актаныш мәктәбе), Р.Ашуров (80 һөнәри лицей), М.Сабиров (Киров җирлеге), И.Хуҗин (Татар Суыксу җирлеге), И.Шәрипҗанов (Актаныш җирлеге) һәм капкачы Р.Таймасовлар  бар көчләрен биреп, җиңү өчен тырыштылар. Әлегә төгәл  нәтиҗәләр билгеле түгел. “Без беренче өчлеккә керербез, дип ышанабыз”, дип белдерде бу уңайдан район инвалидлар җәмгыяте рәисе Светлана Әхмәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International