Төзәлмәслек күңел ярасы булып, бик күп яшь егетләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфган сугышында Актаныш районының Яңа Кормаш авылыннан солдат хезмәтләрен 5 егет - Хафизов Илдар, Хафизов Азат, Мирзаһитов Рафак, Сәлахов Дилүс үтәләр. Һәр елның 15 февралендә оештырылучы әфганчыларны искә алу, хөрмәтләү чаралары белән беррәттән, әлеге сугышта алган яраларыннан бик яшьли гомере өзелгән Яңа Кормаш авылы егете Илдар Хафизовны искә алу кичәсе дә җирлектә инде сигезенче тапкыр үткәрелә.
Быелгы ярышларда катнашу өчен Татар Суыксу, Чалманарат, Бурсык, Күҗәкә, Иске Кормаш, Адай, Ямалы авылларыннан; Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән бик күп егет-кызлар җыелган иде. Билгеле инде, Яна Кормаш авылының яше-карты да бу чарада ел саен актив катнаша. Мәдәният йортында җыелган халык уенчыларның көч сынашуын зур кызыксыну белән күзәтте. Ярышлар өч сәгатьтән артыкка сузылды. Уеннарда шахмат буенча Россия Федерациясе чемпионнары, Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат буенча остазлары Галимов Фәһим, Имамов Илдар һәм Зиязетдинов Хатип хөкемдарлык иттеләр.
Нәтиҗәләргә килгәндә,
шашка уенында зурлар арасында
I урын - Камалов Әнвәр,
II урын - Лотфуллин Ягъсүф,
III урын - Зарипов Илсаф;
балалар арасында
I урын - Кәшфразиев Арслангали,
II урын - Нуртдинов Сәйдәш,
III урын - Хафизов Айнур;
яшүсмерләр арасында
I урын - Шәймөхәммәтова Айзилә,
II урын - Гайнетдинов Илдар,
III урын - Мәрдәнов Шамил;
хатын-кызлар арасында
I урын - Зарипова Фәнзилә,
II урын - Әскәрова Тәрҗимә,
III урын - Закирҗанова Фәнисә,
IV урын - Сөбханова Дәлия;
шахмат буенча зурлар арасында
I урын - Нуриәхмәтов Әхәт,
II урын - Хәбибуллин Марат,
III урын - Әскәров Данияр;
егетләр арасында
I урын - Нигъмәтуллин Алмаз,
II урын - Газизов Рушат,
III урын - Нигъмәтуллин Айдар;
кызлар арасында
I урын - Адиева Айгөл,
II урын - Газетдинова Айгөл,
III урын - Зариянова Фирүзә,
IV урын - Вәлиева Алсу.
Шашка уенында ин яшь уенчы дип 6 яшьлек Зиязетдинова Әдилә, ә иң өлкән уенчы дип Мөнәвир хәзрәт Миркасимов танылды.
Шахмат буенча ин яшь уенчы исеменә исә 3 сыйныф укучысы Зиязетдинов Камил ия булды.
Инде традициягә әверелгән, ел саен көтеп алына торган әлеге чарага Илдар Хафизовның барлык туганнары, Марс Гардисламов, Әхмир Шәехов, Хәмзә Гыйлметдинов иганәчелек иттеләр.