ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек башлыгы итеп полиция подполковнигы Руфат Рафик улы Гайнетдинов билгеләнде. Яңа коллективка Руфат Рафик улын 25 февраль көнне ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов тәкъдим итте.
Актаныш районының бар уку йортларында да шушы көннәрдә балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган ата-аналар җыелышлары үтте. Мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы һәр балага әти-әниләреннән, туганнар арасыннан бер өлкән кеше билгеләп куелып, укучыларның мәктәптән, бакчадан алар белән бергә кайтулары тәэмин ителергә тиешлек аңлатылды.

26 февраль көнне Актаныш гуманитар гимназия-интернатының  8-9 нчы сыйныф укучылары Казан (Идел буе) федераль унивеситетының Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашындагы онлайн-дәрестә катнаштылар. Дәресне әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимулла улы Галимуллин алып барды.

 26 февраль көнне Актаныш гуманитар гимназия-интернаты базасында  инглиз теле укытучыларының "Инглиз телен өйрәтүдә актуаль аспектлар" темасына республикакүләм семинар үтте.


25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Актанышның 1 санлы мәктәбе базасында  “Ел укытучысы - 2013” бәйгесенең муниципаль этабын йомгаклау чарасы узды.

23 февральдә районның бар оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл башлыклары һәм әлбәттә инде, район Советы һәм башкарма комитет җитәкчелеге катнашында зур спорт бәйрәме үткәрелде.

22
февраль, 2013 ел
җомга
Чалманарат җирлегенә караган Шәбез авылында яшәүче Нуриҗамал Әндерҗан кызы Хурамшина 21 февраль  көнне бер гасырлык юбилеен — 100 яшен каршылады. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде һәм Нуриҗамал әбигә РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
20-21 февраль көннәрендә Актанышның “Яшьлек” мәдәни үзәге һәм балалар иҗат үзәге  районыбыз һәм күрше-тирә төбәкләрнең кул осталарын үзенә җыйды.

19
февраль, 2013 ел
сишәмбе
Районыбыз һәм күрше төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең үз эшләрен, эшчәнлекләрен халыкка таныту, үзара тәҗрибә уртаклашу, сәүдә юл-ысулларын ныгыту максатында быел Актанышта тәүге мәртәбә зур күргәзмә оештыралар.
Районыбызның үзешчән драма коллективлары смотрының йомгаклау өлеше дәвам итә. Алданрак – 13-14 февраль көннәрендә Зөбәер һәм Киров җирлекләре үзешчәннәре район мәдәният сараенда тамашачылар алдында чыгыш ясаган булса, бүгеннән башлап тагын 5 коллектив сәхнә тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International