Бүген Актанышның 1 санлы мәктәбе базасында “Ел укытучысы - 2013” бәйгесенең муниципаль этабын йомгаклау чарасы узды.
Бәйгедә барысы 31 мәктәп катнашты. Укытучылар үзләренең шәхси веб-сайтларын тәкъдир иттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык дәрес, методик семинарлар күрсәттеләр. Районның төрле мәктәпләрендә, төрле фәннәрдән белем бирүче, төрле яшьтәге әлеге укытучыларны бер нәрсә берләштерә - эшләренә иҗади караш, үз һөнәрләренә мәхәббәт һәм тугрылык. Бәйгедә көч сынашкан мөгаллимнәргә район Советы рәисе урынбасары И.Бариев изге теләкләрен җиткерде.
“Ел укытучысы – 2013” бәйгесенең бүгенге финал өлешендә исә иң-иңнәр дип сайлап алынган 9 конкурсант укытучы көч сынашты:
- Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Альберт Мансуров,
- аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Фәйрүзә Ганиева,
- “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты”ның тарих укытучысы Азат Мирзаянов,
- Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Ландыш Закирова,
- Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Эльвира Насыйрова,
- Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Илнур Хуҗин,
-Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Шәймөхәмәтова,
- Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле укытучысы Фәйрүзә Газизова,
- Такталачык коррекцион-интернат мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Юлия Мансурова.
Әлеге мөгаллимнәр бүген янә ике сынау үттеләр - ”Безнең мәктәп өчен бар яңалык та ачык булырга тиеш...” Россия Президенты В.В.Путин.” темасына мастер-класс күрсәттеләр, 2013 ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип игълан ителү уңаеннан, мәгариф сәясәтчеләре белән “Без - әйләнә-тирәнең чисталыгы, тынычлык һәм рухи кыйммәтләр өчен!” исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдылар.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч, тантаналы минутлар – мәртәбәле жюри Ел укытучысы дип Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Альберт Мансуровны атады. Республика “Ел укытучысы” бәйгесендә район данын нәкъ менә ул яклаячак.
II урында Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Ландыш Закирова,
III урынны исә аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Фәйрүзә Ганиева яулады.
Мөгаллимнәрне, җиңүчеләрне район мәгариф идарәсе башлыгы В.Салихов котлады.
Әлбәттә, һәр ел саен бәйге рәвешендә уздырылса да, әлеге чарада җиңелүчеләр юк. Коллегаларның хөрмәте, якыннарның ышанычы, укучыларның мәхәббәте - моңа шаһит.