Актанышта халык кул эшләнмәләре ярминкәсе үтте

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
20-21 февраль көннәрендә Актанышның “Яшьлек” мәдәни үзәге һәм балалар иҗат үзәге  районыбыз һәм күрше-тирә төбәкләрнең кул осталарын үзенә җыйды.  Актаныш  һәм күрше районнардагы халык кул эшләнмәләрен җитештерүче осталарга үзара тәҗрибә уртаклашу, үз эшләрен халыкка таныту, сәүдә юл-ысулларын ныгыту максатында оештырылган  күргәзмә-ярминкә әле тәүге мәртәбә оештырылуына карамастан, халык арасында киң сорау –кызыксыну тапты. Республиканың Алабуга, Яр Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән, әлбәттә инде, Актанышның үзеннән һәм күрше Башкортостан республикасы Илеш районыннан килгән 38 оста-эшмәкәр һәм  предприятие үзләренең бәйләм, тегү-чигү үрнәкләрен, кызыл балчыктан, каен тузыннан, агачтан ясалган эшләнмәләрен, сувенир, картина, паннолар,  тимердән бөгеп ясалган һәм агачтан мебельләр , шулай авыл хуҗалыгы өчен уйлап табылган яңа җайланмалар тәкъдим иттеләр.  Шунда ук күпләр мастер-класс күрсәтеп, үзләренең эш барышын  күрсәтте, эшенең нечкәлекләре белән таныштырдылар.
Чара барышында үзебезнең Актаныш һәм Мәскәү шәһәреннән үк килгән агачны юнып әйбер ясаучы осталар эшчәнлеген күзәтергә дә мөмкин иде – әле кайчан гына аяк астында аунаган гап-гади агач пүләненең аю баласы, я булмаса ябалак, яки башка бер сурәткә керүен күзәтү – үзе бер тамаша.  Комнан сурәт төшерү тамашасы да күргәзмәгә килгәннәрнең күңелләренә хуш килде.

Казан шәһәреннән күргәзмә-ярминкәләр оештыру белән шөгыльләнүче “Авега” компаниясе директорының урынбасары Раилә Алешина бирегә яңа талантлар, осталар эзләп килгән. “Биредә Актаныштан кемне генә алсаң да, үз эшенең чын остасы дияргә була. Мин берничә эшмәкәр-останы тиздән – 14-18 март көннәрендә Казанда узачак Ташаяк ярминкәсенә чакырдым.  Бирегә килүем бушка булмады”,- дип, сөенече белән уртаклашты ул.

Әлеге күргәзмәне оештыру уе белән янып йөргән, беренчеләрдән булып, шушы эшкә тотынган Б.Шәйхразиев әйтүенчә, мондый күргәзмәләр районың социаль икътисадый үсеше өчен дә зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта, бу район үзәгендә һәм авылларда өстәмә эш урыннары булдыру дигән сүз. “Күргәзмә дәвамлы эшләячәк – аның алдагысын быелның Сабантуена туры китерергә ниятлибез. Төп максатыбыз исә – кул эшләренә бик тә оста райондашларыбызны үз эшләренә хобби итеп кенә карамыйча, табыш алу чыганагы икәнлегенә дә ышандыру, эшләнмәләрен халыкка тәкъдим итү, сәүдә юл-ысулларын төшендерү”,- ди әлеге чараның генераль партнерларының берсе булган “Карагай” ҖЧҖ җитәкчесе Булат Шәйхразиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International