Актаныш районы эчке эшләр бүлегенә башлык билгеләнде

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе
Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек башлыгы итеп полиция подполковнигы Руфат Рафик улы Гайнетдинов билгеләнде. Яңа коллективка Руфат Рафик улын 25 февраль көнне ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов тәкъдим итте. Ул яңа башлыкка эшендә уңышлар теләде.
Руфат Рафик улы Гайнетдинов 1973 елгы, моңарчы Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек башлыгы урынбасары булып эшләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International