Табигать тарафыннан шулай бирелгән инде: кеше һәрвакыт саулыгын ныгытып, гомерен озайтырга омтылып яши. Һәм, әлбәттә, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү - сәламәтлекнең төп нигезе дип санала. Спорт чараларына зур игътибар бирелә, теләгән һәр кеше шөгыльләнә алсын өчен киң мөмкинлекләр тудырыла районыбызда. Җитәкчеләр белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәр ел саен Спартакиада уздыру да күркәм гадәткә әверелгән. Быел да, әлеге традициягә тугры калып, 23 февральдә районның бар оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, мәктәп директорлары, авыл башлыклары һәм әлбәттә инде, район Советы һәм башкарма комитет җитәкчелеге катнашында зур спорт бәйрәме үткәрелде.
Иртән 9.30да “Бүләк” трассасында чаңгыда узышу белән башланып китте ул. Әлеге һәм тагын өч спорт төрендә катнашу һәркемгә мәҗбүри итеп куелган иде. Барысы 8 төрдә – шахмат, өстәл теннисы, кул көрәше, йөзү, шорт-трек, бильярд уены, волейбол һәм алда искә алынганча, чаңгыда узышу буенча осталык, җитезлек, үткерлектә көч алыштылар җитәкчеләр.