ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2013 ел
сишәмбе
Оешма-предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә мобилизацион әзерлекнең бер юнәлеше – хәрби исәпне алып бару буенча 2012 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. 

4
март, 2013 ел
дүшәмбе

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XIII съездында Актаныш муниципаль районыннан  Рамил Гыйләҗев һәм Тәлгать Арслановлар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 

2 март көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында даими оештырылучы киңәшмәнең чираттагысы узды.

Актаныш муниципаль районында 2013 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр башланган. Бу ел исемлегенә гомуми суммасы 11 млн. сумнан артык  булган 4 йорт кертелгән. Алар - Актаныш авылындагы  Садовая 3, Садовая 4, Тынычлык пр. 21 һәм Тынычлык пр. 23 күпфатирлы йортлар.

1-2 март көннәрендә Зәй шәһәрендә үткән чаңгы ярышлары буенча ТР чемпионатында Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Айгөл Вәкилова (остазы Г.Мансуров) җиңү яулады. 5 чакрым араны ирекле ысул белән шууда беренче килгән кыз спорт мастерлыгына кандидат нормативларын  да үтәде.

ТР укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында 2-3 март көннәрендә Чистай шәһәрендә 1997-98 елгы кызлар һәм яшүсмерләр арасында самбо көрәше буенча бәйгеләр узды. Чарада 31 команда белән 400дән артык спортчы көч сынашты. Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Гөлназ Ганиева 56 кг га кадәрге үз авырлык үлчәвендә 3 урынга ия булды (остазы И.А.Чичканов).

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының кышкы этабы 2-3 март көннәрендә Казанда узды. 46 муниципаль районнан 600 дән артык кеше чаңгыда узышу һәм хоккей ярышларында көч сынаштылар.Чаңгы ярышларында 42 район арасында Актаныш муниципаль районы командасы 12 урынны яулады.

  РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 март - Халыкара хатын-кызлар коне – эшләми торган бәйрәм көн булачак.

1
март, 2013 ел
җомга

Бүген Игенчеләр сараенда фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XIII съезды узды. Чарада ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаштылар. Актаныш муниципаль районыннан съезд эшчәнлегендә район крестьян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Илфат Әндерҗанов, Иске Кормаш җирлеге Кыркаентүбә авылыннан сөтчелек фермасы белән шөгыльләнүче Әнис Хаҗиев катнаштылар.

2013 елның гыйнварыннан июль аена кадәр Эстафетаның Россиядәге этабы башлана. Ут эстафетасы илнең 30 эре студентлар шәһәрен, шулай ук Татарстан республикасының 44 шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр үзәкләрен дә йөреп чыга. Актаныш районы аша Универсиада уты Сарман һәм Мөслим аша үтеп, 22 июнь көнне уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International