Россия Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең разводы район хакимият бинасы каршындагы мәйданда 15 март көнне үтте. Чарада бүлек шәхси составта, шулай ук, полициянең җәмәгатьчелек тәртибен саклауда ярдәм максатыннан эшләп килүче ирекле халык дружиналары вәкилләре, җәза үтәтү инспекциясе инспекторлары катнашты.
“Бүләк” чаңгы базасында 16 март көнне урта һәм төп гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында чаңгы спринты буенча ярышлар узачак. Физик культура белән массакүләм рәвештә шөгыльләнү, кышкы спорт төрләре бәйгеләренә нәтиҗә ясау, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм иң көчле чаңгычыларны билгеләү максатыннан оештырылучы әлеге бәйге сәг.10.00га тәгаенләнгән.
«Созвездие-Йолдызлык-2013» XIII республика фестиваленең Чаллы зонасы ярышлары быел тәүге мәртәбә Актанышта 12-13 март көннәрендә район мәдәният сараенда уза. Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе районнары йолдызчыклары имтихан тота.
“Йолдызлык”ның гала-концерты бүген 17.00 сәгатьтә башлана.
9-11 март көннәрендә Актаныш район Мәдәният сараенда “Иделкәем” балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр һәм курчак театрлары коллективларының республика смотр-конкурсынының зона туры үтте.
Бүген район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев районыбыз гүзәл затларын 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
“Кадерле хатын-кызларыбыз! Барчагызны язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!