Агымдагы елның 28 мартында 10.00 сәгатьтә Актаныш районы буенча Кадастр палатасында (Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61а йортында) Дәүләт бюджет оешмасы Федераль Кадастр палатасың Татарстан Республикасы буенча филиалы директор урынбасары Елена Тихонова гражданнарны кабул итә.
23 март көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә яман шеш авыруына дучар балалар өчен хәйрия акциясе үткәрелә. Чараны район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм; социаль агарту бүлекләре оештыра.
Тәкъдим ителүче эш урыннарының күплеген искә алып, Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 28 март көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештыра. Яримнкә 8.00 – 11.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Такталачык коррекцион мәктәбе базасында 19 март көнне кул көрәше буенча коррекцион уку йортлары укучылары арасында республика бәйгеләренең зона туры узды. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарыннан һәм Түбән Кама районының Югары Чаллы мәктәбеннән килгән 5 команда арасында безнең такталачыклылар мәртәбәле I урынны яуладылар.
18 март көнне Мари Суыксу авылы халкы шау-гөр килеп Уярня – май чабу бәйрәмен үткәрде.
– Саннар үсештә булса да – темплары аз икәне терлекчелек тармагыннан ерак торган кешегә дә ачык күренә! Әлеге сүзләр район терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы гамәли сөйләшүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тарафыннан яңгырады.