Җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясе утырышы узды

2013 елның 22 марты, җомга

Район Башкарма комитеты каршындагы җир һәм торак мәсьәләләре комиссиясенең 21 март  көнне узган чираттагы утырышында барысы 32 гариза каралды. Йорт салу яки авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен җир сорап 14 кеше, арендага  җир кишәрлеге яки аренда килешүе вакытын озайтуны сорап 5, пай җирләрен бирүне сорап 8 райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Шулай ук, җир кишәрлегенең урнашу схемасын рәсмиләштерүне үтенеп язган 12, кулланышка рөхсәт ителгән җир кишәрлегенең исемен үзгәртүне сорап кергән ике, җир кишәрлеген даими кулланышка тапшыруны сорап язылган бер гариза каралды. Комиссия тарафыннан 20 гаризага уңай җавап бирелде, 8 гаризага җавап урынга чыгып хәл ителәчәк. Мәгълүм сәбәпләр аркасында 5 гариза кире кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International