Быел Актанышта беренче мәртәбә яшьләр, югары сыйныф укучылары арасында матур бәйрәм – “Аулак өй” үткәрелде. Актанышның иң-иң “Татар кызы” һәм “Татар егете”н сайлау рәвешендә халкыбызның милли уен-йолалары белән үрелеп барган бәйге үзенең башын 18 февральдән үк башлаган иде инде. Бу көнне катнашырга теләк белдергән 13 егет арасыннан җыр-биюгә, үткер сүзгә оста, үткен, акыллы 7 егетне сайлау туры узды. Шундый ук сайлаулар 19 кыз арасында 26 февральдә оештырылды. Ә инде “Аулак өй” “Яшьлек” мәдәни үзәгендә 15 март көнне гөрләде. Яшьләрне котларга, бәяләргә һәм теләк-фикерләрен дә җиткерергә бәйрәмгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова һәм башкарма комитетның яшьләр, спорт һәм туризм булеге башлыгы Айдар Иманаев килгән иде.
Бәйгедә җиңү түгел, катнашу мөһимрәк, дисәләр дә, бәйге җиңүләр-җиңүчеләрсез була алмый да. Димәк,
Татар егетләре:
дәрәҗәле Гран-прига Аяз Мингазов (Актаныш гимназиясе) лаек булды.
«Иң сөйкемле егет» - Айнур Гайнетдинов (Пучы),
«Иң сәләтле егет» - Илназ Ильясов (Аккуз),
«Зыялы татар егете» - Булат Заманов (Актаныш),
1 урын – Тимур Әюпов (Такталачык),
2 урын – Ринат Салихов (Актаныш),
3 урын – Булат Гыйлманов (Тат.Суксу).
Татар кызлары арасында иң-иң дип Сәфәр авылыннан Алия Хаҗиева табылды.
«Иң зирәк кыз» - Айзилә Шәвәлиева (Чалманарат),
«Иң кыю кыз» - Гөлинә Әминова (Тат.Суксу),
«Иң сәләтле кыз» - Айсылу Вәлиева (Актаныш),
«Сылу татар кызы» - Ильгина Мутина (Такталачык),
«Озын толым» - Фирүзә Шәйхуллина (Актаныш гимназиясе),
«Ин тыйнак кыз» - Сөембикә Хәсәнова (кадет мәктәбе),
«Ягымлы татар кызы» - Айзилә Фәррахова (Иске Богады),
1 урын – Йолдыз Әхмәтова (Актаныш),
2 урын - Ангелина Калтахчан (Актаныш гимназиясе),
3 урын – Лилия Локманова (Иске Байсар).
Әлбәттә инде, бәйрәм бүләксез булмый. Бәйгене оештырган башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәр җиңүчегә истәлек бүләкләре тапшырдылар.