Айдар Хәбибуллин истәлегенә багышлап

2013 елның 19 марты, сишәмбе

Инде 8 нче ел рәттән районыбызның “Туган як” музеенда җирле рәссам, Ирмәш авылы егете Айдар Хәбибуллин истәлегенә багышлап, Актаныш  сәнгать мәктәбе һәм филиаллары укучылары арасында оештырылучы рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясала. Быел яшь рәссамнар “Архитектура ” темасына иҗат иткәннәр.  Бәйгегә 14 укучы үз  эшләрен тәкъдим иткән.  Иң югары бәягә лаек булучылар исә түбәндәгеләр:

6-9 яшьлекләр арасында

Зөһрә Сәрвәрова, “Автовокзал” картинасы белән,

Заринә Галиева,

Рифат Локманов, “Хакимият” картинасы белән;

10-13 яшьлекләр арасында

Регина Гарипова, “Мәчет” картинасы белән,

Илназ Гыйлмуллин, “Мәчет” картинасы белән,

Ралина Галиева һәм Фәридә Гыйлмуллиналар;

14-17 яшьлекләр арасында

Айсылу Моратова,

Алинә Галиәхмәтова, “Иске Актаныш” картинасы белән,

Азамат Фазлыев, “Иман йорты” картинасы белән.

Шулай ук, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде. Алар:

Элина Борһанова, “Минем яраткан мәктәбем” картинасы белән “Иң яхшы композиця” номинациясендә,

Рушан Гыйлмуллин “Киләчәк архитектурасы” номинациясендә,

“Ирек мәчете” рәсеме белән Иске Кормаш мәктәбеннән Илиза Галиева һәм “Туган авыл мәчете” рәсеме белән Эльза Шәгъзамовалар “Тарихи мәдәни мирасны чагылдыручы иң яхшы эш” номинациясендә җиңүчеләр дип табылдылар.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International