ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Уңыш иң беренче чиратта  язгы   кыр   эшләренең  ничек уздырылуына бәйле. Игенчелеккә игътибарны юнәлтеп, терлекчелек тә һич кенә дә күз уңыннан ычкындырылырга тиеш түгел, әлеге тармакта да планлаштырылганнарны тормышка ашыру зарур. Бүген “Нур Баян исемендәге” хуҗалык базасында районыбызның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә бу кат-кат ассызыкланды.
27-30 март көннәрендә Казан шәһәрендә “Татарстан өметләре” исеме астында өстәл теннисы буенча кечкенәләр арасында ТР беренчелеге узды.

3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

2 нче апрель көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Мини-мисс Актаныш 2013” бәйгесенең финал ярышы үтте. Сайлап алу турыннан игътибарга лаек дип табылган 20 кыз бала бу көнне гүзәллектә, тапкырлыкта, сәхнә осталыгында көч сынашты.

Сиренаның “Внимание, всем!” дигән сигналын ишетү белән, радио һәм телевизорны кабызып, игъланны тыңларга һәм анда кушылганны эшләргә кирәк.


29
март, 2013 ел
җомга
27 март көнне Актанышның «Игелек үзәге»ндә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә шәһәрендә урнашкан «Умырзая» физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне  тернәкләндерү үзәге белгечләре катнашында очрашу узды.

28
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

  Бүген Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме җиденче утырышы узды. Утырышта район Советының  50 депутатыннан 41е,  шулай ук, район прокуроры Р.Аскаров,  муниципаль район Башкарма комитет  җитәкчесе   урынбасарлары катнашты.  

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев 27 март көнне район үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклау оешмасының эшчәнлеге белән танышты, авырулар белән аралашты, район халкына сәламәтлек саклау өлкәсендә яхшы һәм  тагын да нәтиҗәле хезмәт күрсәтү максатында башкарыласы эшләр, үзгәрешләр хакында хастаханә җитәкчелеге белән киңәшләште.

27
март, 2013 ел
чәршәмбе
 

2 нче апрель көнне “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә “Мини-мисс Актаныш 2013” бәйгесенең финал ярышы үтәчәк.


26
март, 2013 ел
сишәмбе

25 март көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында “Ел хәйриячесе -2012” республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә балалар алган, күпбалалы гаиләләр һ.б. катнашты. Актаныш муниципаль районыннан тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев җитәкчелегендә 9 кешелек делегация катнашты.


25
март, 2013 ел
дүшәмбе
23 март көнне Әҗәкүл авылы янында күпләр зарыгып көтеп алган балыкчылар бәйгесе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International