«Татарстан өметләре» өметләрне аклый

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

27-30 март көннәрендә Казан шәһәрендә “Татарстан өметләре” исеме астында өстәл теннисы буенча кечкенәләр арасында ТР беренчелеге узды. Остаз Булат Солтанов җитәкчелегендә биредә катнашкан Рәмис Фазлыев шәһәр командалары арасында –IV, авыл спортчылары арасында  - II, Сөмбел Шәйхразиева – I-III, Марат Солтанов I-II урыннарны яуладылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Марат Идел буе Федераль округы беренчелегендә катнашу өчен Татарстан җыелма командасы җыенына  чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International