Халыкның игътибарын җәлеп итү өчен, Актанышта җирле игълан системалары сыналачак

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

Тиздән - 9 апрель көнне, көндез сәгать 10.00нан 12.00гә кадәр арада Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә дә, халыкның игътибарын җәлеп итү өчен, җирле игълан системаларын сынау ниятләнә.

Шул рәвешле, Актанышта бу көнне торак пунктлардагы электросиреналар, район икътисадының аеруча хәтәр саналган 16 объектында сөрән салу буенча локаль системалар эшләтеп карала. Шулай ук, бу максаттан Казандагы ОКСИОН, метрополитендагы СЗИОНТ терминал комплекслары да кулланылачак. Республикада пилот проект булган Cell Broandcast системасы - кәрәзле элемтә операторларыннан “Мегафон” аша абонентларга SMS-игълан җибәрелә, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе карамагындагы Кризислы вәзгыятьләрдә идарә үзәге (ЦУКС) өлкән оператив дежурные тарафыннан телетапшырулар кулга төшерелә, ягъни аларны бүлеп, махсус игълан ясала.

2 апрель көнне ТР Министрлар Кабинетында республиканың үзәк мәгълүмат чаралары журналистларын җыеп, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, сиренаны ишетү белән, ә аның тавышы игълан ителгән сәгатьләрдә 3-5 минут дәвамында яңгырый, паникага бирелергә, кая да булса йөгерергә, качу урыны эзләп чабарга кирәк түгел. Сиренаның “Внимание, всем!” дип аталган сигналы фәкать халыкның игътибарын җәлеп итәр өчен генә хезмәт итә, аны ишетү белән, радио һәм телевизорны кабызып, игъланны тыңларга һәм анда кушылганны эшләргә кирәк була, ди ул.

Соңыннан “Татар-информ” журналистының, ул-бу була калса, гражданнар кая барып яшеренәсен, бомбоубежищеларның кайдалыгын беләме, гомумән, бу мәсьәләдә халык арасында аңлату эшләре алып барыламы, дип кызыксынуына, Ю.Венедиктов, бомбоубежищеларның кайдалыгын һәм күпмелеген әйтә алмыйм – бу ябык мәгълүмат, хәер, 6 апрельдәге чара бит өйрәнү максатларыннан гына уздырыла, дию белән чикләнде.

Шул рәвешле, мондый республикакүләм тикшерү барышында Кризислы вәзгыятьләрдә идарә үзәгендә оператив штаб эшләячәк, махсус телефоннар гамәлдә булачак: “кайнар линия” (843) 227-45-63, “ышаныч телефоны” 292-64-09, оператив штаб тел. 227-46-09. “Игълан системасын тикшерү барышында туган сораулар буенча татарстанлылар шушы телефон номерлары буенча элемтәгә керсен иде. Файдалы тәкъдимнәр республика территориясендә игълан итү системасын реконструкцияләгән чакта исәпкә алыначак”, - дип халыкка мөрәҗәгать итте Ю.Венедиктов.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/04/02/84272/ алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International