Актаныш сылулары көч сынашты

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

2 нче апрель көнне “Яшьлек” милли мәдәни үзәгендә “Мини-мисс Актаныш 2013” бәйгесенең финал ярышы үтәчәк.

Сәләтлеләр дөньясында үз урыннарын биләп, һәрчак хәрәкәттә булган балалар өчен нинди генә чара, бәйгеләр оештырылмый. 26 март көнне гүзәлләрнең дә гүзәлен сайлау йөзеннән, 5 яшьтән 12 яшькәчә кадәрге кызлар арасында “Мини  Мисс Актаныш 2013” бәйгесенең сайлап алу туры оештырылган иде. Анда барысы 56 нәни сылу катнашып, үзләре белән таныштырдылар, жюри хөкеменә сәләтләрен күрсәттеләр. Сайлап алу турыннан игътибарга лаек дип табылган 20 кыз бала алдагы бәйге – 2 апрель көнне узачак финал өлешендә гүзәллектә, тапкырлыкта, сәхнә осталыгында сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International