Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев 27 март көнне район үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклау оешмасының эшчәнлеге белән танышты, авырулар белән аралашты, район халкына сәламәтлек саклау өлкәсендә яхшы һәм тагын да нәтиҗәле хезмәт күрсәтү максатында башкарыласы эшләр, үзгәрешләр хакында хастаханә җитәкчелеге белән киңәшләште. Ф.Камаев иң элек хастаханәнең амбулатория өлешендә булып, сабыр гына табибка чиратлары җиткәнен көтеп утыручы авыруларга мөрәҗәгать итте. Табибларның кабул итүе, хастаханә эшчәнлеге белән канәгать булу-булмауларын сорашты, җирлек ФАП табибларының эшчәнлеге белән кызыксынды. Авыруларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – чиратларның зур булуы. Бигрәк тә, күз табибына мөрәҗәгать итүчеләргә кыен – авырулар күп, ә хастаханәдә күз табибы берәү генә. Фаил Камаев бу уңайдан үз фикерләрен дә җиткерде: “Чиратларны киметү, авыруларны озаклап көттереп утыруны бетерү өчен Актаныш авылында яшәүчеләрнең табибка кичке якта килүләрен тәэмин итәргә кирәк. Безнең авыллардан килүчеләр, нигездә, автобус белән төшәләр, димәк, аларга әбәткә кадәр эшләрен бетерү кирәк. Кичке якта исә чиратлар бетә, табибка иркенләп керергә мөмкинлек була. Анализлар тапшыру бар пациентлар өчен дә иртәнге якта башкарыла, ә менә табибка күренү өчен актанышлылар кичке якта килсә, үзләренә дә, башка авырулар өчен дә уңайлы булачак”, - диде ул.
Фаил Камаев хастаханәнең хирургия, терапия, балалар бүлекләрендә булып, һәр палатага кереп, шәхсән танышып чыкты. Җылылык, туклану, табиблар мөгамәләсе, дару-медикаментлар җитү-җитмәү белән кызыксынды. Дәваланучылар үзләренең биредәге шартлардан, аеруча табиблар, медперсоналның каравыннан бик тә разый булуларын җиткерделәр.
Хастаханә 125 койка-урынга исәпләнгән. Биредә елына 5 меңнән артык авыру дәвалана. Палаталарның буш торганы юк та. “Ашыгыч ярдәм” машинасы көненә 20-22шәр чакыруга барып, авыруга ярдәм күрсәтә.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев хастаханә эшчәнлегеннән тулаем алганда, канәгать калды. “Тагын бер күңелне тырнап, халык арасында күп сүзләр йөрүгә китергән гамәл – урта һәм кече медперсоналның эшчәнлеген контрольгә алу зарур. Үзләренең якыннарын, дус-танышларын чиратсыз гына табиб янына алып кереп китү гадәтен бетерергә кирәк. Бу – хастаханәнең абруен төшерә торган күренеш”, - дип кимчелекләрне дә әйтеп үтте. Фаил Мисбах улы.
Әлеге чара киләчәктә дәвамлы булып, ай саен даими оештырылачак.