Язның бер көне ел туйдыра

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыклары өчен бик җаваплы һәм мөһим булган чорга көннән-көн якынлаша барабыз.

Уңыш иң беренче чиратта  язгы   кыр   эшләренең  ничек уздырылуына бәйле. Игенчелеккә игътибарны юнәлтеп, терлекчелек тә һич кенә дә күз уңыннан ычкындырылырга тиеш түгел, әлеге тармакта да планлаштырылганнарны тормышка ашыру зарур. Бүген “Нур Баян исемендәге” хуҗалык базасында районыбызның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә бу кат-кат ассызыкланды.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Д.Харисов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә катнашучылар чәчүлек материал урнаштырылган амбарда булдылар. Район хуҗалыклары, нигездә, чәчүлек орлык белән тулысынча тәэмин ителгән. Ә менә орлыкларны агулау мәсьәләсендә әле мәшәкатьләр җитәрлек. Шулай ук, ашлама белән тәэмин ителешкә дә зур басым ясалды семинарда. Район хуҗалыклары арасында “Ташкын”, “Нигез”, “Нур Баян исемендәге” хуҗалыклар һәм “Әнәк” агрофирмасында гына ашалама җитәрлек күләмдә булдырылган. “Алга”, “Саф” хуҗалыклары исә бу мәсьәләдә бөтенләй авыр хәлдә.   

“Нур Баян исемендәге” хуҗалыкның яңа чәчкече AMAZON DMC 601, аның өстенлекләре хакында семинарда катнашучыларны авыл хуҗалыгы идарәсе механизация буенча консультанты Н.Сәлимгәрәев таныштырды.
Семинарны йомгаклап, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Камаев хуҗалык җитәкчеләре алдына  язгы   кыр   эшләрен  тулы  әзерлектә  каршылау, кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычын куйды.
Язның бер көне елны туйдыруын һич кенә дә истән чыгарырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International