Актанышның 2013 ел мини-миссы билгеле булды

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе

2 нче апрель көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Мини-мисс Актаныш 2013” бәйгесенең финал ярышы үтте. Сайлап алу турыннан игътибарга лаек дип табылган 20 кыз бала бу көнне гүзәллектә, тапкырлыкта, сәхнә осталыгында көч сынашты.

Бәйгедә катнашучы кызларның һәммәсе дә нык әзерлек белән килгәннәр, һәммәсе дә җиңүгә лаек. Кызлар иң элек үзләре белән таныштырдылар, сәхнә осталыкларын күрсәтеп шигырь сөйләде, җырлады-биеделәр. Шулай ук, аларның сәхнәдә затлы күлмәкләрдән үзләрен тәкъдир итүләре дә бик килешле чыкты.

Бәйге булгач, анда җиңүчеләр дә була.

“Мини-мисс 2013” исемен Актаныштан Сөмбел Газизова яулады. Беренче принцесса булып Яңа Кормаштан Шәймөхәммәтова Айзилә, икенче принцесса дип Актаныштан Наилә Хәернасова табылдылар.

Узган елда финалга узган һәр кыз нинди дә булса номинациягә  ия булса, титуллы исемнәргә фәкать алтау гына лаек булды:

 “Мини-мисс Фото” – Эльвина Фазлиева, Актаныш,

“Мини-мисс Талант” – Лиана Моратова, Актаныш,

“Мини-мисс Сөйкемлелек” – Эдита Погосян, Пучы балалар бакчасы,

“Мини-мисс Сокландыргыч” – Эльвина Мусина, Актаныш,

“Мини-мисс Тамашачы симпатиясе” – Лариса Зиатдинова, Күҗәкә,

“Мини-мисс Елмаю – Камилә Баһаветдинова, Югары Яхшый.

Кызларны ихластан котлап, Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Шәмсунова һәм балалар иҗат үзәге директоры Ә.Галиева аларга дипломнар, истәлек бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International