Актаныш муниципаль район Советы утырышы узды

2013 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

 

  Бүген Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме җиденче утырышы узды. Утырышта район Советының  50 депутатыннан 41е,  шулай ук, район прокуроры Р.Аскаров,  муниципаль район Башкарма комитет  җитәкчесе   урынбасарлары катнашты.  

 

       

Көн тәртибендә 11 мәсьәлә каралды:

-Актаныш муниципаль районы контроль-хисаплау  палатасының 2012 елда башкарган эшләренә отчеты турында;

 

-“Муниципаль берәмлекләрнең һәм Россия Федерациясе субъектларның контроль-хисәплаү органнары эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турындагы” 2011 елның  7 февраленнән 6 санлы Федераль закон нигезләнеп,  тышкы муниципаль финанс контролен авыл җирлекләре дәрәҗәсеннән муниципаль район дәрәҗәсенә тапшыруга килешүләр төзү турында;

 

 -«Актаныш муниципаль районы”  муниципаль   берәмлеге Уставына  үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;

 

-Актаныш муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәне раслау турында;

 

-Муниципаль район Советының 2011елның 22 декабреннән   13-01 санлы   “Актаныш муниципаль районының 2012 елга  һәм 2013,2014 нче елларга планлаштырган чорга  бюджеты” турындагы   карарына үзгәрешләр кертү турында;

 

-Муниципаль район Советының 2012елның 20 декабреннән   24-01 санлы   “Актаныш муниципаль районының 2013 елга  һәм 2014,2015 нче елларга планлаштырган чорга  бюджеты” турындагы   карарына үзгәрешләр кертү турында;

 

-Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше Кодексының 21 матдәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы территориаль планлаштыру схемасы проектының “Инженер инфраструктура” бүлеген раслау  турында;

 

-“Актаныш мунципаль районы Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау  комиссиясен төзү турындагы” 2011 елның 22 декабрендә кабул ителгән 13-02 санлы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында;

 

-Муниципаль хезмәттән киткәннән соң 2 ел эчендә эшкә урнашып   хезмәт килешүе шартларында ул урнашкан оешмада аерым функциялары элек эшләгән хезмәт бурычлары белән тәңгәл килгән очракта махсус комиссиянең карары кирәк булган муниципаль хезмәтләр исемлеген билгеләү турында;

 

-Муниципаль хезмәттән киткәннән соң 2 ел эчендә эшкә урнашып   хезмәт килешүе шартларында ул урнашкан оешмада аерым функциялары элек эшләгән хезмәт бурычлары белән тәңгәл килгән очракта элекке эш урынына хәбәр итү һәм тикшерүне үтәү нигезләмәсе турында;

 

 -Актаныш муниципаль районы кадрлар резервын формалаштыру буенча комиссиясе турында.

         Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр район Советының законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре, бюджет, салымнар һәм финанс мәсьәләләре комитетларында 20 март көнне карап тикшерелде һәм комитет әгъзаларының бердәм тавышы белән утырышка тәкъдим ителде. Утырышта тәкъдим ителгән бар мәсьәләләр дә депутатлар тарафыннан расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International