23 март көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә яман шеш авыруына дучар балалар өчен хәйрия акциясе үткәрелә. Чараны район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм; социаль агарту бүлекләре оештыра.
Программада:
15.00 – балалар өчен мультфильм «Морская бригада» (билет бәясе 30 сум),
16.30 – балалар өчен комедия «Кастинг для злодея» (30 сум),
19.00 – «Минем заманам» нәфис фильм (50сум),
20.30 –«Месть пушистых» комедия (30сум),
22.00 – дискотека һәм башка күңел ачу чаралары(30сум).
Акциядә кергән акчалар һәммәсе дә онкология белән авыру балаларга дәвалану курсы үтәр өчен күчереләчәк.