Уярнядә тәбикмәк күп пешерсәң, бай буласың

2013 елның 19 марты, сишәмбе

18 март көнне  Мари Суыксу авылы халкы шау-гөр килеп Уярня – май чабу бәйрәмен үткәрде.
Мари милләтеннән булган райондашларыбызның Марий Эл республикасы белән тыгыз элемтәдә торып, милли яңарышлардан хәбәрдар булып яшиләр. Мари телендәге китапларны да кайтарталар, артистларны да чакыралар. Милли бизәкләрне, гореф-гадәтләрне яңарталар. Кыштан язга күчүне зурлап билгеләп үтүче Май чабу бәйрәмен исә быел икенче тапкыр үткәрделәр биредә. “Ший памаш” фольклор ансамбле мари җырлары, биюләре белән бәйрәмгә килгән халыкның күңелен күрде. Мич алдында пешкән тәбикмәк белән, зур самавырда чәй кайнатып, сыйланулар, байлык-муллык тели-тели чанадан шуулар, явыз көчләрне куу максатыннан, ат җигеп, милли киемнәрдән урам әйләнүләр – һәммәсе дә җиренә җиткереп, гореф-гадәтләргә туры китереп, матур узды. Бәйрәм карачкы яндыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International