Такталачык коррекцион мәктәбе базасында 19 март көнне кул көрәше буенча коррекцион уку йортлары укучылары арасында республика бәйгеләренең зона туры узды. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнарыннан һәм Түбән Кама районының Югары Чаллы мәктәбеннән килгән 5 команда арасында безнең такталачыклылар мәртәбәле I урынны яуладылар. Тукай районы командасы II, түбән камалылар III урында. Шәхси беренчелектә Такталачык коррекцион мәктәбеннән 40 кг га кадәр авырлык үлчәвендә А.Корбанова, 45 кг кадәр авырлыкта И.Лотфуллин, 50 кг кадәр авырлыкта Р.Халиков җиңүче калдылар. Котлыйбыз!