Р.Миңнеханов: “Стадион төзелешен тәмамлау, шәһәрне чистарту, матурайту эшләрен башкаруда Казанга муниципаль берәмлекләрнең ярдәме кирәк”

2013 елның 15 марты, җомга
“Яңа стадион төзелешен тәмамлау һәм шәһәрне чистарту, төзекләндерү, матурайту эшләрен башкаруда Казанга республиканың, муниципаль берәмлекләрнең ярдәме кирәк”. Бүген ТР Хөкүмәте йортында торак йортларны капиталь төзекләндерүгә багышлап видеоконференция режимында уздырылган республика киңәшмәсен Президент Рөстәм Миңнеханов шушы сүзләр белән ачып җибәрде.
Казан Универсиадага эзерлектә финишка якынлашты. Татарстан башкаласында Халыкара студентлар спорты ярышлары стартына 112 көн генә калып бара. Президент шул шартларда барлык муниципалитетлардан көчләрне берләштерү таләп ителүен ассызыклады.
45 мең тамашачы урынына исәпләнгән Kazan-Arena төзелешенең барышы хакында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, стадион төзелешенә бүген муниципаль районнардан 1 мең 192 кеше җәлеп ителгән. Тулаем алганда, әлеге “гасыр төзелеше”ндә 3 меңнән артык кеше эшли.
Казан белән Чаллы үзләренә йөкләнгән эш күләмен инде тулысынча башкарып, өстәмә эшләргә керешкән. Түбән Кама, Әлмәт районнары вәкилләре дә зур активлык күрсәтә. Әмма шул ук вакытта кайбер районнарның эш графигыннан артта калуы билгеләп үтелде. Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, аерым локаль мәйданнарда эш участокларны төзелеш чүп-чарыннан вакытында арындырмау, карның чистартылмавы нәтиҗәсендә тоткарланган.
Рөстәм Миңнеханов якындагы 3 көндә кимчелекләрне бетереп, эшләрне көчәйтергә чакырды. Эшчеләре сүлпәнлек күрсәткән районнар җитәкчеләрен төзелеш мәйданына чакырып, сөйләшүләр уздырырга кушты. Президент 19 мартта Казанда РФ Президенты Владимир Путин катнашында зур киңәшмә узачагын, стадион төзелешенең анда төп игътибар үзәгендә булачагын җиткерде.
Универсиадага кадәр калган вакыт эчендә башкаланы тәртипкә китерү, яшелләндерү буенча да алда зур эшләр тора. Президент бу эшләргә чынлап торып карлар эрегәч кенә керешеп булганлыгын, шуңа вакыт аз калуын ассызыклады. “Шәһәр хезмәтләре болай да чамадан артык йөкләмә белән эшли. Алар тәүлек дәвамында эшләгәндә дә, алда торган бурычларның яртысын да башкара алмаячаклар. Шуңа күрә ярдәмгә башка эшче көчләрне җәлеп итәргә кирәк”, -дигән бурыч куйды республика башлыгы Премьер-министр Илдар Халиков белән Казан мэры Илсур Метшин алдына.
“Муниципалитетларның үзләренә йөкләнгән бурычлары да зур, аларны да үтәргә кирәклеген аңлыйм. Тик Универсиадага әзерлек һәм аны уздыру белән бәйле бурычлар бер Казанныкы гына түгел, ул республика, Россиякүләм бурыч. Ул илнең, республиканың имиджына бәйле”, - дип ассызыклады Президент.
«Татар-Информ» ИА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International