"Йолдызлык" - матурлык һәм сәнгать бәйрәме

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

«Созвездие-Йолдызлык 2013» XIII республика фестиваленең зонасы өлеше быел беренче мәртәбә Актанышта узды. 12-13 март көннәрендә район Мәдәният сарае яшь җырчыларның моң-җырларыннан, биючеләрнең дәртле тыпырдауларыннан, нәфис сүз осталарының исә тәмләп сөйләшү-гәпләшүләреннән кайнап-шаулап торды. Минзәлә, Мөслим, Әгерҗе һәм инде, әлбәттә, безнең Актаныш районы йолдызчыкларының чыгышлары, әзерлеге, сәхнәдә тотышы һәркемне сокландырлык иде шул.

Бәйгедә башкаручылар һәм иҗат коллективларының чыгышын "Вокал соло", "Вокаль ансамбльләр", "Конферанс", "Хореография" номинацияләрендә бәяләделәр. Аларны караганда, чыннан да, җәүһәрләр сайланган икән дип таң каласың. Мәртәбәле жюри составында ике көн рәттән балаларның чыгышларына бәя биргән Татарстан Республикасы халык артисты, Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова исә вокаль ансамбльләрнең чыгышлары аз булуын искәртте: “Актаныштан “Тамчы” вокаль ансамбле  минем өчен матур табыш булды, әмма, бу номинациядә катнашучылар, гомумән алганда, миңа җитмәде”,-диде ул.  

Ике көн барган бәйгеләрдән соң, 13 март кичендә гала-концертны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле статусын әле күптән түгел генә алса да, инде 60 еллык тарихы булган Актанышның “Агыйдел” егет-кызлары ачып җибәрде. Алардан соң сәхнәгә катнашучыларны котларга, тамашачыларны сәламләргә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале генераль продюсеры Д.Туманов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова күтәрелделәр. “Сезне чын күңелдән Актанышның бүгенге әкияти залында, матурлык, сәнгать кичәсендә катнашуыгыз белән котлыйм, безнең яшь талантларыбыз! Барыгызга да уңышлар телим”, - дип теләкләрен җиткерде Фаил Камаев һәм әлеге фестивальнең барлыгы, яшәве, бик күп яшьләргә зур сәхнәгә чыгарга булышканы өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде, алдагы елларда да “Йолдылык” зона бәйгеләрен үткәрү өчен  Актанышка чакырды.

Актанышлылар үзләренең югары әзерлекләре, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, чын артистлар кебек оста һәм профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаулары белән аерылып тордылар.

Инде җиңүчеләр белән танышыйк:

Махсус призлар белән бүләкләнделәр

 “Конферанс” номинациясендә “Иҗади эзләнү” махсус призы белән Юлия Авзалова һәм Регина Хәбибрахманова (уртанчылар төркеме, Актаныш) бүләкләнде. Кызлар фестивальнең Казан шәһәрендә узачак супер-финал өлешендә катнашу өчен махсус чакыру алдылар.

Шулай ук “Конферанс” номинациясендә Илсинә Тимерова, Аяз Минһаҗев, Айсинә Сәлахова һәм Нәфис Зарипов (зурлар төркеме, Актаныш) “Иҗади эзләнү” махсус призына лаек булдылар.

Динар Муллаяров (уртанчылар төркеме, Актаныш, Мәсәде авылы), Альбина Газизова (2нче кечкенәләр төркеме, Актаныш) – “Вокал-соло” номинациясендә “Артистлык сәләте өчен” махсус бүләгенә ия булдылар.

“Хореография” номинациясендә Әгерҗе районының “Голден”, “Росинки” бию коллективлары – “Иҗади эзләнү”, Мөслим районының “Мөслим бизәкләре” бию коллективы “Җиңүгә зур ихтыяр көче өчен” махсус бүләкләрен яуладылар.

 

III урынны яулаганнар:

“Вокаль ансамбльләр номинациясендә “Умырзая” вокаль ансамбленең уртанчылар төркеме (Актаныш), “Конферанс” номинациясендә Әминә Габдуллина һәм Данияр Гыйльфанов (кечкенәләр төркеме, Актаныш), Рәдис Гарипов һәм Резеда Миргаязова (уртанчылар төркеме, Актаныш), Антон Попцов (зурлар төркеме, Әгерҗе).

 

II урынга ия булган яшь сәнгатькәрләр:

“Вокал-соло” номинациясендә Гөлназ Гыйльмуллина, Ленара Гаянова (беренче кечкенәләр төркеме, Актаныш), Софья Лебедева (2нче кечкенәләр төркеме, Минзәлә), Айваз Галимов (2нче кечкенәләр төркеме, Актаныш), Ләйсән Басыйрова (уртанчылар төркеме, Актаныш), Лиана Алавердова (уртанчылар төркеме, Әгерҗе), Дарья Гулявцева (зурлар төркеме, Минзәлә); “Конферанс” номинациясендә Наилә Хәернасова, Резеда Гәрәева һәм Ләйсән Сәлахова (уртанчылар төркеме, Актаныш); “Хореография” номинациясендә “Энҗе бөртекләре” (кечкенәләр төркеме, Мөслим), “Әтәчкәй” (Кечкенәләр төркеме, Актаныш), “Мизгел” (зурлар төркеме, Актаныш) бию төркемнәре.

 

Зона бәйгесенең иң якты йолдызчыклары:

“Вокал-соло” номинациясендә Эльвина Нуриева (2нче кечкенәләр төркеме, Мөслим), Лилия Зиннурова (2нче кечкенәләр төркеме, Актаныш), Камилла Уразаева (уртанчылар төркеме, Әгерҗе), Ангелина Калтахчян (уртанчылар төркеме, Актаныш), Гүзәл Шәрәфетдинова (зурлар төркеме, Актаныш), Таңсылу Әлмиева (зурлар төркеме, Минзәлә); “Конферанс” номинациясендә Илназ Яхин, Аяз Ялалов һәм Равил Шәехов (кечкенәләр төркеме, Актаныш); “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Тамчы” вокаль ансамбле (уртанчылар төркеме, Актаныш); “Хореография” номинациясендә “Образ” эстрада һәм заманча бию коллективы (кечкенәләр төркеме, Актаныш), “Ләйсән” бию коллективы (уртанчылар төркеме, Актаныш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International