"Иделкәем" бәйгесенең зона өлеше Актанышта үтте

2013 елның 12 марты, сишәмбе

9-11 март көннәрендә  Актаныш район Мәдәният сараенда “Иделкәем” балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр һәм курчак театрлары коллективларының республика смотр-конкурсынының зона туры үтте.

Республикада 300ләп балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр театры бар. Бу инде елга кимендә 300 спектакль куела дигән сүз. Төбәк бәйгесенең максаты булып исә үзешчән театрларны барлау, үзешчән артистларның уйнау осталыгын арттыру тора. Ул Татарстанда быел 13нче мәртәбә уза. Элек “Алтын битлек” исеме белән йөртелсә, хәзер “Иделкәем” дип атала.

Бәйгегә Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Башкортостан республикасының Янаул районнарыннан балалар һәм яшүсмерләр театрлары килде. Республиканың халык театрлары белән эшләүче белгече Камил Саттаров һәр үзешчән театрга үзенең фикерен белдерде.

– Кайчандыр бер профессиональ театр турында хыялланган татар халкының бүгенге көндә дистәләгән профессиональ театры, меңләгән үзешчән, һәвәскәр театры бар, алар – халык мәхәббәтен яулаган театрлар. Һәр театрның үз тамашачысы, үз геройлары, – диде ул.

Бәйгедә Актаныш районыннан 3 коллектив катнашты:  узган 2012 елда Рабит Батулланың “Албасты” әкиятен сәхнәләштереп, “Балалар үзешчән курчак коллективы” номинациясендә  I урынга лаек булган “Серле дөнья” Яңа Әлем мәктәбе коллективы, Кәзкәй авылы кадет мәктәбенең “Маҗара” театры һәм Балалар иҗат үзәгеннән “Күчтәнәч” театры. Мәртәбәле жюри тарафыннан аларның осталыклары югары бәяләнде. Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштергән Яңа Әлем коллективы һәм Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир”ын күрсәткән кадет мәктәбе финалга уздылар. Шулай ук, Тукай районыннан килгән “Маска” балалар курчак театры да Х.Гюнтерның «Носорог и Жирафа» (“Мөгезборын һәм Жираф”)  әкиятен көзен Казан шәһәрендә узачак финал бәйгесендә күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International