Кызларыбыз җиңү белән кайтты

2013 елның 12 марты, сишәмбе

9-10 март көннәрендә Кама Аланында Бөтенрәсәй “Алтын алка“ хоккей бәйгесенең финал ярышлары узган иде. Биредә Актаныштан “Лачын“ боз-спорт сараеның хоккей остазы Анатолий Долгов җитәкчелегендә көч сынаган район кызлар командасы лаеклы I урынны яулады һәм нәфис затларыбыз янә үзләрен иң көчле хоккей командасы буларак таныттылар. Әлеге зур җиңүләре белән аларны тәүгеләрдән булып боз сарае җитәкчесе Фирдәвис Гаяз улы тәбрикләде һәм алдагы, зур әһәмияткә ия уеннар сериясендә салкын бозда яулап алган исемгә тап төшерми яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләде.

Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, кызларның барысыда диярлек хоккей секциясендә 7 елдан артык шөгыльләнә һәм әлеге җиңү, шөкер, тәүгеләрдән түгел. Команда буларак җиңүләреннән тыш, алар Татарстан җыелма командасы составында да һәрдаим уңышлы чыгыш ясыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International