Хокук сагында торучыларның разводы

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең разводы район хакимият бинасы каршындагы мәйданда 15 март көнне үтте. Чарада бүлек шәхси составта, шулай ук, полициянең җәмәгатьчелек тәртибен саклауда ярдәм максатыннан эшләп килүче ирекле халык дружиналары вәкилләре, җәза үтәтү инспекциясе инспекторлары катнашты.

Россия Эчке Эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек  разводы кысаларында өч райондашыбызга югалткан кәрәзле телефоннарын кире кайтарып бирделәр.

Комплекслы рейдка өндәгән чыгышлардан соң, һәр хезмәткәр үз юнәлеше буенча эш урыннарына юл тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International